Агымдагы елның 10 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан барлыгы 61,4 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 90,9 проценты) бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
Дотация – 214,3 млн сум (100%),
Субсидияләр – 33,4 млрд сум (89,7%),
Субвенцияләр – 5,4 млрд сум (78,3%),
Башка бюджетара трансфертлар – 21,8 млрд сум (96,9%),
Федераль фондлардан кергән акчалар – 674,9 млн сум (85,4%).
Килгән федераль акчалар максатчан булып санала һәм максатчан билгеләнешләргә ярашлы рәвештә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлтеләчәк.