Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Хөрмәтле салым хезмәте хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең эш һәрвакыт зур җаваплылык, салым системасын һәрьяклап үстерү бурычлары белән бәйле. Форсаттан файдаланып, бу көндә сезгә һөнәри осталыгыгыз, тырышлыгыгыз һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә телим. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларның тулылануы, инвестицион климат, Татарстан Республикасы үсешенең икътисади тотрыклылыгы, ягъни, тулаем алганда, төбәгебездә яшәүчеләрнең иминлеге Сезнең коллективның көйле, җиренә җиткереп башкарган эшенә бәйле.

Сезгә сәламәтлек, яңа иҗади казанышлар һәм барлык башлангычларда уңышлар телибез!

 

 

Татарстан Республикасы Финанс министры Р. Р. Гайзатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International