2023 елның 10 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 34,7 млрд. сум (планлы билгеләнешләрдән 91,7%) тәшкил итте, шул исәптән:
- алкогольгә акцизлар – 7,6 млрд. сум;
- сырага акцизлар – 11,0 млрд. сум;
- нефть продуктларына акцизлар – 16,1 млрд. сум.
Нефть продуктларына акцизлардан кергән акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм юл эшчәнлеген финанслауга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча булдырылган «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелә.