2023 елның 15 ноябреннән 1920 санлы карары нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте агымдагы елның 21 сентябреннән мотор ягулыгының эчке базарында бәяләр хәлен тотрыкландыру буенча чаралар комплексы кысаларында кертелгән автомобиль бензинын экспортлауны тыюны 17 ноябрьдән гамәлдән чыгарды.
Россия Энергетика министрлыгы хәбәр иткәнчә, ике ай эчендә эчке базар җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән һәм автомобиль бензинын тәкъдим итү профициты булдырылган.
Тыюны бетерү нефть эшкәртү заводларына табышны арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм төбәкләрнең керемнәренә уңай йогынты ясаячак.