Алексей Улюкаевка Татарстан Республикасының инновацион проектларын тәкъдир иттеләр

2013 елның 7 сентябре, шимбә

Бүген Казанда Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевка Россия инновацион регионнары ассоциациясенең Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә кайбер инновацион проектларны тәкъдир иттеләр.

Киңәшмә Казанда ИТ-парк конференц-залында узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт ШаҺиәхмәтов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, Татарстан эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

“Иннополис” инновацион проекты төзелеше турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде. Әлеге ИТ-проект регионның һәм тулаем илнең икътисадын үстерү буенча яңа нокта булачак, диде ул. Исегезгә төшерәбез, “Иннополис” махсус икътисадый зонасы булдыру турындагы карарга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе тарафыннан 2012 елның ноябрендә имза салынды. Роман Шәйхетдинов проектның максатлары һәм бурычлары турында җентекләп сөйләде. 2014 елда беренче чираттагы объектларны тапшырырга планлаштырабыз, диде. планируем сдать объекты первой очереди строительства.

Иннополис халкының перспектив үсеше - 155 000 кеше, шулардан 60 000 - югары квалифицияле белгечләр. Иннополис күп тармаклы бизнес-инфраструктура (технопарклар, эшләнмәләр үзәге) Россиядә ИТ өлкәсендә специальләшә торган беренче университет булачак (Carnegie Mellon University, АКШ белән партнерлыкта), социаль һәм коммерциячел инфраструктурасы (мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхауханәләр, сәүдә үзәкләре, рестораннар һәм башкалар) һәм төрле дәрәҗәдәге торагы булачак.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Иннополис" проекты Татарстан өчен дә, гомумән Россия өчен дә зур әһәмияткә ия. Анда яңа эш урыннары булдырыла, ИТ-белгечләргә яхшы яшәү шартлары оештырылачак, ИТ-университет ачылачак. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика РФ икътисад үсеше министрлыгы проект үсешендә һәм Россиядә инновацияләр үсешендә ышанычлы партнер итеп күрә.  ТР Президенты, бүген "Иннополис" территориясендәге ИТ-университет өчен иң мөһиме - финанслауны табу, дип билгеләп үтте. Аның фикерернчә, студентларны әзерләүгә дөнья дәрәҗәсендәге белгечләрне җәлеп итү планлаштырыла – ИТ-университет мәгариф өлкәсендә Россия һәм дөнья стандартларына туры киләргә тиеш.

"Иннополис" махсус икътисадый зона турында киңрәк "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов сөйләп үтте.

Киңәшмә кысаларында шулай ук "Иннополис" проектын финанслау мәсьәләсе, инвестор компанияләр акчасын җәлеп итү дә каралды.

Рөстәм Миңнеханов Кама кластеры турында сөйләп узды. Бүген Кама кластеры территориясендә автомобиль һәм тимер юл инфраструктурасын үстерергә кирәк, газ китерү күләмен арттырырга, энергетика өлешен үстерергә кирәк. Территориядә сәнәгать предприятиеләре актив үсә, җитештерү күләмнәре арта бара, ә бүгенге инфраструктура арта барган ихтыяҗларга туры килми. Алексей Улюкаевка, аерым алганда, "Нижнекамскнефтехим" ААҖ үсеше перспективалары турында, предприятиедә полиэтилен һәм полипропилен күләмнәре турында хәбәр иттеләр.

"КАИ-Лазер" региональ инжиниринг үзәгеy булдыру турында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйлметдинов сөйләде. Шулай ук Россия икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаевка химия технологияләре өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге (Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры кысаларында), медицина симуляторлары үзәген («Эйдос» компаниясе проекты) булдыру проектлары белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International