Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов Халыкара валюта фонды делегациясе әгъзалары белән очрашты
2013 елның 6 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара валюта фонды делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара валюта фонды (ХВФ) делегациясенең Россиягә эш визиты 1 сентябрьдә башланды һәм 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ХВФ белгечләре Россия Федарациясендә һәм аның регионнарында салым администрирацияләвен өйрәнәчәкләр. Алар Мәскәүдә, Уфада, Казанда, Түбән Новгородта булырга планлаштыралар, Россия Федераль салым хезмәтенең регионнардагы эше белән танышырга, ФСХнең районара инспекцияләрендә булырга җыеналар. ХВФ делегациясенә ХВФның Салым һәм бюджет мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары, Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре керемнәрен администрацияләү бүлеге башлыгы Хуан Анхел Торо Ривера җитәкчелек итә.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов кыскача гына аларны Татарстан Республикасындагы икътисадый ситуация белән таныштырды. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, 2012 елда җыелма региональ продукт (ҖРП) Татарстанда 1, 415 трлн. сум тәшкил итте, алдагы елга карата үсеш 5,5%. 2013 гелда республикада үсеш 1,3% кына, гәрчә икътисад тармаклары яхшы күрсәткечләр белән барса да, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы икътисады – экспортка юнәлешле, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты, асылда нефть һәм аны эшкәртү продуктлары, машина- һәм авиатөзелеш продукциясе, компрессорлар һәм башка сәнәгать товарлары экспортлана. Нефть чыгару икътисад структурасында зур урын били, Татарстан елына 32 млн. тоннага якын нефть чыгара. Барысы 70 ел эчендә республикада 3,1 млрд. тонна углеводород чималы чыгарылган. Иң күп чыгарылган елларда 100әр млн. тонна, бу 70 нче елларга туры килде.
Бүгенгә сәнәгать юлы белән чыгарыла торган нефть 100 млрд. тонна, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, моннан тыш, республикада битум нефте запаслары бар, аларны чыгаруга Канада тәҗрибәсен дә кулланып керешелде инде. Сланец нефтен эшкәртүгә җитди игътибар бирелә. Татарстан территориясендә 15 млн. тоннага якын нефть эшкәртелә, диде Рөстәм Миңнеханов, мөһим бурычларның берсе – чыгарылган нефть күләменең 2/3ен эшкәртеп бару.
Татарстанга шулай ук Россиядә җитештерелә торган пластмасса күләменең яртысы туры килә, республика – синтетик каучук җитештерү буенча илдә иң эреләрнең берсе.
Автомобиль комплексында “КАМАЗ” – сәнәгать гиганты зур урын били, авто җитештерүчеләрнең тагын берсе – “Форд-Соллерс” компаниясе.
Татарстан шулай ук граждан һәм хәрби авиа- һәм вертолет төзелеше продукциясе җитештерә.
Россия регионнары арасында Татарстан – иң динамик үсә торган федерация субъектларының берсе, ул сәнәгать җитештерүе күләмнәре, төп капиталга инвестицияләр кертү күләме, торак төзелеше күләмнәре буенча регионнар бишлегенә керә.
ҖРП структурасында салым түләүләренең чагыштырма зурлыгы 23-24% тәшкил итә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген барлык дәрәҗәләрдә салым системасы нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләп килә. Татарстанда салу өлкәсендә, аерым алганда, күчемсез мөлкәткә бердәм салым кертү өлешендә салым сынау проекты гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матди-техник базасы ныгытылган, яңа технологияләр актив рәвештә кертелә. Безнең салым хезмәтләренә бернинди дә сорауларыбыз юк, диде ул, салым органнары системасын модернизацияләү һәм мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертү салымнар җыюны тәэмин итәргә ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов тагын республикада дәүләт хезмәт күрсәтүләрен электрон рәвештә кертү турында, шул исәптән салымнар, дәүләт пошлиналары, ГИБДД штрафларын электрон рәвештә түләү мөмкинлеге турында сөйләде.
ХВФның Салым һәм бюджет мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары, Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре керемнәрен администрацияләү бүлеге башлыгы Хуан Анхел Торо Ривера үз чиратында Рөстәм Миңнехановка ХВФ делегациясен җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде.
Сезнең республика бүген экспортның югары дәрәҗәсе һәм дөньяның башка илләре белән тыгыз элемтәдә булуы белән характерлана, диде Хуан Анхел Торо Ривера, бу нефть кенә түгел, машина төзелеше комплексының, авиатөзелешнең катлаулы продукциясе дә. Иң мөһиме - Татарстан кризиска каршы тора алырлык көчкә ия. Тагын шунысы аеруча әһәмиятле – сез, эре сәнәгать проектлары белән бергә, кече һәм урта бизнеска үсәргә ярдәм итәсез, дип ассызыклады Хуан Анхел Торо Ривера.
ХВФ делегациясе әгъзалары бүген салым органнарының һәм салым администрацияләвенең роле киләчәктә һәр ил икътисады үсешендә мөһим булачагына басым ясадылар. Салымнар түләүдә җаваплылыкны сизә белергә, законнарны үтәргә кирәк, дип саный ХВФ вәкилләре, салым системасын модернизацияләү икътисад үсешен стимуллаштырачак, салым администрирацияләве уңайлы инвестицион климат урнаштырачак.
Без Россиягә булган тәҗрибәбез белән уртаклашырга килдек, әмма без сездән дә күп нәрсәгә өйрәнә алачакбыз, дип йомгак ясады Хуан Анхел Торо Ривера.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Финанс министрлыгы инвестиция проектларын карау эшен дәвам итә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2026 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.
2
апрель, 2026 ел
2026 елда медицина реабилитациясе буенча ярдәм күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль проекты кысаларында 2026 елда медицина реабилитациясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
1
апрель, 2026 ел
ТР бюджетында педагогик хезмәткәрләргә торак арендалау белән бәйле чыгымнарны каплауга 63,0 млн. сум каралган
Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә торак урын наемы бәясен түләүгә бәйле чыгымнарны каплау рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында кече һәм урта эшмәкәрлекнең салым сәясәтен анализлау өчен эшче төркем төзеделәр
Кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча эшче төркем "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында төзелгән, ул кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын мониторинглау, шулай ук кече һәм урта бизнеска салым салу инструментларын анализлау белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта комиссия утырышында аның Рәисе, Рязань өлкәсе губернаторы Павел Малков хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз