Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Сергей Степашин Казан Универсиадасын әзерләү турында: “Коррупция фактлары һәм бюджет акчаларын урлау фактлары ачыкланмады”
2013 елның 6 сентябре, җомга
“Казан Универсиадасын әзерләү һәм үткәрүдә бюджет акчаларын урлау фактлары ачыкланмады”. Бүген Россия һәм Татарстан Хисап палаталарының ТР Хөкүмәте йортында узган берләштерелгән утырышында Россия Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин шулай дип белдерде. Анда июль аенда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын оештыру һәм уздыруга бүленгән бюджет акчаларын файдалануны тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ спорт министры Виталий Мутко, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, РФ һәм ТР Хисап палаталары аудиторлары, ТР министрлык-ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Сергей Степашин искәрткәнчә, Казан Универсиадасына әзерлекнең беренче көннәреннән үк, 2009 елдан бүгенгә кадәр, Россия Хисап палатасы Татарстандагы коллегалары, Генераль прокуратура, башка структуралар белән берлектә бу максатларга казнадан бүленгән акчаларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдалануына даими мониторинг уздырган. Эш берничә юнәлештә алып барылган. “Без мониторингны ахырга калдырмыйча, план формалаштыру, төзелешләр башлау стадиясендә үк алып бардык”, - дип ассызыклады ул. Даими мониторингның нәтиҗәләре РФ Хөкүмәтенә, Спорт министрлыгына мәгълүмати хатлар рәвешендә юллана барган. “Безнең максат Универсиаданың вакытында һәм сыйфатлы үтүен тәэмин итү иде. Бу тикшерүләр, конструктив уртак эшчәнлек үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде”, - ди ул. Сергей Степашин бюджет акчаларын урлау фактлары ачыкланмавын ассызыклады. Ул Бөтендөнья студентлар спорты уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле чараларның федераль бюджеттан финанслануын, республика казнасының анда финанслау шартларында катнашуын, Татарстанның финанслауда үз йөкләмәләрен үтәвен искәртеп, бюджет акчаларының нәтиҗәле файдалануын ассызыклады. “Универсиада кебек күп миллиардлы эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашырганда, кайбер дәгъвалар да, җитешсезлекләр дә ачыклана, билгеле. Яңа стадион төзелеше буенча да сораулар туган иде. Ачыкланган җитешсезлекләр республика тарафыннан оператив рәвештә төзәтелә барды. Универсиадага әзерлек һәм үткәрү барышында бюджет акчаларын урлау, коррупция фактлары булмады”, - дип ассызыклады Сергей Степашин. Шушы вакыт эчендә Универсиадага әзерлек чорында бюджет акчаларын нәтиҗәле файлалануны тикшерү буенча РФ Хисап палатасының Татарстанда дүрт күчмә коллегиясе узган.
Сергей Степашин акчаларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тотылуын Татарстан җитәкчелеге һәм республика халкы ярдәме белән гамәлгә ашырылган инфраструктура проектлары ачык күрсәтә, дип саный. Бу уникаль спорт корылмаларында да, Казанның йөзен танымаслык булып үзгәрткән төзекләндерү һәм төзелеш эшләрендә дә ачык чагыла. Универсиада алдыннан Казанда ишекләрен ачкан Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе аны иң тәэсирләндергән объект булган, күрәсең. Сергей Степашин бирегә Мәскәүдән килеп тә ярдәм алырга була дип саный.
Ул Универсиаданың Казанда универсаль спорт инфраструктурасы формалаштыруга зур өлеш кертүенә аерым тукталды. Яңа төзелгән спорт корылмаларының күбесенең илдә аналоглары булмавын, әлеге федераль әһәмияттәге объектларның төрле спорт төрләре буенча ил җыелма командаларын әзерләү үзәкләре булачагын белдерде. “Казан илебезнең спорт үзәгенә әйләнде”, -дип ассызыклады ул.
Сергей Степашин республика җитәкчелеге күргән чаралар Казан Универсиадасын үз тарихында иң масштаблы итәргә ярдәм итте, дигән фикердә. Аның белдерүенчә, монда тупланган тәҗрибә башка эре спорт чараларында, шул исәптән Сочи Олимпиадасында, кулланылачак.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Унивесрсиадага әзерләнү һәм үткәрү чорында Россия һәм Татарстан Хисап палаталарының нәтиҗәле уртак эшчәнлеген билгеләп үтте. “Без дә алган йөкләмәбезне үтәдек. Илебез Универсиаданы уздыруда иң югары дәрәҗә күрсәтте”,- ди ул.
Татарстан башлыгы контроль органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге тонуста булырга ярдәм итте, дип саный. “Контрольлек итү эшләрен төзелеш, әзерлек процессында ук алып баруны сорадык. Шуңа күрә соңыннан барлыкка килү ихтималы булган күңелсез хәлләрне булдырмый кала алдык”, -ди ул.
Президент Хисап палатасының, РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендәге оештыру комитетының нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп үтте. “Уртак проектны гамәлгә ашырганда, бу федераль, монысы республика, монысы муниципалитет вәкаләте дип бүленмәде. Универсиада проекты федераль һәм республика структураларының ничек эшләргә тиешлеген күрсәтте. Системалы эш алга таба да алып барылырга тиеш”, -ди ул.
Бүгенге утырышта шулай ук Россия һәм Татарстан Хисап палаталары аудиторлары Сергей Агапцов, Азат Вәлиев, РФ спорт министры Виталий Мутко, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һ.б. чыгышлары тыңланды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
декабрь, 2025 ел
9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.
8
декабрь, 2025 ел
2025 елның 1 декабрендә физик затларның милек салымнарын түләү срогы килеп җитте
Салым вакытында түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
6
декабрь, 2025 ел
Татарстан Финанс министрлыгы командасы волейбол ярышларында катнашты
Бүген «Буревестник» спорт комплексында Татарстан дәүләт хезмәткәрләре арасында волейбол командалары ярышлары узды.
4
декабрь, 2025 ел
Татарстанның авыл китапханәләрен үстерү: «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында модернизация
Китапханәләр авыл җирендә мәдәният үзәкләре булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге китапханәләрне үстерүгә, аларны модель китапханәләргә әйләндерүгә игътибар бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз