Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышы үтте

2013 елның 6 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Попечительләр советы утырышын уздырды.
Бу чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды
“Әзер коммерцияле продуктны – түбән сыйфатлы агачны сыек ягулыкка әйләндерү өчен җиһаз эшләү” проектын инвестицияләү турында мәсьәлә каралды (“ЭнергоЛесПром” ҖЧҖ). Бу предприятие 2007 нче елда агач материаллары калдыкларын сыек ягулыкка әйләндерүче термохимик технологияләрне үстерү һәм аны базарга кертү максатыннан булдырылган, предприятиенең үсеше ТР Инвестицион-венчур фонды ярдәмендә гамәлгә кертелә.

Бүгенгә “ЭнергоЛесПром” ҖЧҖ - Россия биоягулык ассоциациясе әгъзасы булган “Сколково” резиденты булып тора. Предприятие коммерцияле продукт эшләп чыгарырга һәм аны Россия һәм халыкара базарга чыгарырга уйлый. Моннан тыш, Попечительләр советы әгъзалары ТР ИВФның Халыкара Венчур Клубына (International Venture Club, IVC) керүе турындагы мәсьәләне карадылар. Бу мәсьәлә буенча ТР ИВФ директоры Айнур Айделдинов кыскача доклад ясады.

IVC үзенең эшен 2011 нче елдан алып бара һәм Европа венчур индустриясе вәкилләренә максималь нәтиҗәле хезмәттәшлек итү, компанияләр һәм проектларны финанслау өчен мөмкинлекләр бирә. IVC әгъзалары булып, алдынгы Европа венчур фондлары, алдынгы дөньякүләм югары технологияле компанияләр, дәүләт үсеш институтлары, 360Capital Partners, Earlybird, Sofinnova, Capricorn Venture Partners, Finnvera, Intesa Sanpaolo, BASF, Dow Chemicals, Logitech, Philips, Sony һ.б. тора. IVC катнашучылары Европа партнерлары уздыра торган чараларга бушлай керү мөмкинлеге, инвесторлар өчен “түгәрәк өстәлләр”дә катнашу хокукы, Европа ТехТуры чараларында катнашырга ташламалар алалар.

ТР ИВФның IVC составында булуы Татарстанны финанс, бизнес даирәсе, Европаның венчур тармагы вәкилләренә тәкъдим итәргә, венчур инвестицияләрне җәлеп итәргә, Татарстан Республикасының венчур проектларын Европа бизнес-берлегенә кертүгә ярдәм итәр, дип уйланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International