Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Илдар Халиков Анатолий Щеповских белән хушлашу чарасында катнашты
2013 елның 6 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Анатолий Иванович Щеповских белән хушлашу чарасында катнашты. Бу чара Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узды.
Искә төшерәбез, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе, элеккеге Татарстан экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры Анатолий Щеповских 2013 нче елның 4 нче сентябрендә 69 нчы яшендә кинәт вафат булды.
Бүген туганнары, якыннары һәм коллегалары белән бергә бөтен республика элеккеге ТР экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры, төбәк экологиясен саклау системасын төзегән һәм булдырган, һәм аның белән аралашкан барлык кешеләрнең йөрәкләрендә һәм күңелләрендә эз калдырган кеше вафат булу сәбәпле, авыр кайгы кичерә, диде хушлашу чарасында чыгыш ясап, Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы Илдар Халиков.
Анатолий Щеповских Татарстан җиренә бүген без горурлана алырлык бик күп нәрсә калдырган. Бу - “Татарстанның Кызыл китабы”, “Татарстанның Яшел китабы”, бүген кулланыла һәм киләчәктә дә кулланылачак экология өлкәсендәге закон чыгару проектлары, дип искә төшерде Илдар Халиков.
Илдар Халиков сүзләренчә, Анатолий Щеповских демократик һәм шул ук вакытта принципиаль, ярдәмчел , табигатькә каршы чыгучы һәм экологик законнарны бозучы барлык кешеләргә карата кырыс, һәрвакыт үз коллегалары өчен кирәкле сүзләр таба алучы кеше иде һәм ул шундый булып истә калачак.
ТР Премьер-министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән Анатолий Щеповскихның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
“Кадерле коллегабыз, авыр туфрагың җиңел булсын! Без сине һәрвакыт истә тотачакбыз”, - диде хушлашу чарасында Илдар Халиков.
Белешмә өчен:
Анатолий Щеповских 1945 елның 15 гыйнварында Оренбург өлкәсенең Бозаулык районы Сухоречка авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда педагогия училищесен тәмамлаганнан соң, Сухоречка мәктәбендә укытучы булып башлый.
1964-1967 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
!974 елда Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате иститутын тәмамлый.
1993 елда ТР табигый байлыкларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры итеп билгеләнә, ә 2001 елдан ТРның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары буларак эшен дәвам итә.
Соңгы елларда ул Түбән Кама муниципаль районының әйләнә-тирә мохитен сәламәтләндерү мәсьәләләре белән актив шөгыльләнә.
Анатолий Щеповский Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, “Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә, “Россия Федерациясенең атказанган экологы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
декабрь, 2025 ел
9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.
8
декабрь, 2025 ел
2025 елның 1 декабрендә физик затларның милек салымнарын түләү срогы килеп җитте
Салым вакытында түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
6
декабрь, 2025 ел
Татарстан Финанс министрлыгы командасы волейбол ярышларында катнашты
Бүген «Буревестник» спорт комплексында Татарстан дәүләт хезмәткәрләре арасында волейбол командалары ярышлары узды.
4
декабрь, 2025 ел
Татарстанның авыл китапханәләрен үстерү: «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында модернизация
Китапханәләр авыл җирендә мәдәният үзәкләре булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге китапханәләрне үстерүгә, аларны модель китапханәләргә әйләндерүгә игътибар бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз