Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов: " "Интерра" форумы - РИРА (АИРР) регионнары өчен бик яхшы мәйданчык"
2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең "Интерра-2013" Новосибирск инновацион форумында катнашуы РИРА әгъзалары булган барлык регионнар өчен дә файдалы. Бүген Новосибирскка эш визиты кысаларында әлеге форумда катнашучы РИРА Советы Рәисе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикер әйтте.
Рөстәм Миңнеханов Г.Кац исемендәге яңа Дәүләт концерт залында узган форум ачылышында катнашты. Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко, форумны ачуда чыгыш ясап, хәбәр иткәнчә, быелгы бишенче "Интерра"да Россиядән һәм 11 илдән катнашучылар саны 500, 250 эксперт та бар. Форум өчен беренче мәртәбә бер генә тема сайланган, ул да булса – мәгариф. Губернатор сүзләренчә, Новосибирск өлкәсе зур мәгариф потенциалына ия - монда 41 югары уку йорты,70тән артык фәнни-тикшеренү оешмалары, яшь предприятиеләр, инновацион технопарклар эшли. Регион тәҗрибәсе, губернатор фикеренчә, "Интерра -2013"дә катнашучылар өчен кызык булырга мөмкин.
Василий Юрченко шулай ук форум адресына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевтан килгән телеграмманы укыды.
Татарстан Президенты - Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов форум ачылышындагы үз чыгышында билгеләп үткәнчә,"Интерра" форумы елдан-ел күбрәк галимнәрне, экспертларны, Россия һәм чит илләр эшлекле даирәләре вәкилләрен җыя, инноваторлар һәм бизнесменнар өчен очрашу урынына әверелә. "Бу – бик яхшы мәйданчык!" – диде Рөстәм Миңнеханов.
Новосибирск, Татарстан Президенты фикеренчә, чынлап та эре фәнни һәм алдынгы технологияләр үзәге. "Новосибирск өлкәсе – Россиядә гамәли фәнни тикшеренүләр һәм инновацияләр өлкәсендәге локомотивларның берсе, Россия Инновацион регионнары ассоциациясенә нигез салучы регионнарның берсе", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, "Интерра-2013" форумы программасы РИРА чаралары белән дә тулыландырыла. "Россия Инновацион регионнары ассоциациясе җыелышларын һәм утырышларын эре халыкара икътисадый һәм инновацион форумнар кысаларында уздыру күркәм гадәткә әверелде ", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, РИРА әгъзаларының Санкт-Петербургтагы икътисадый форумда, Томсктагы инновацион форумда очрашуларын искә төшерде.
"Бүгенге форумның темасы - мәгариф инновацион үсеш чыганагы буларак - Россия өчен дә, күп кенә чит илләр өчен дә актуаль , - дип саный Татарстан Республикасы. – Теләсә кайсы шәһәрнең, регионның, илнең конкуренциягә сәләте аларның мәгариф потенциалына бәйле. Россиянең киләчәге акыллы икътисад коруда, безнең бурыч исә – глобаль конкуренция таләпләренә тулысынча туры килерлек кадрлар системасы әзерләү".
Әлеге бурычны хәл итү, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, күбесенчә Россиянең икътисадый үсешенә бәйле.
Ул "Интерра-2013" форумы тәҗрибә алмашуга, белемнәр икътисадын булдыруга, шулай ук инновацияләр өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк дип ышаныч белдерде.
Журналистларга биргән интервьюсында Татарстан Президенты тагын бер кабат "Интерра" форумының Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары булган регионнар өчен мөһимлеген ассызыклады. "Бу – очрашып яңа эшләнмәләр турында сөйләшү өчен бик яхшы мәйданчык",- дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Монда без бер утырыш уздырдык инде, һәр регион өчен күп кенә файдалы нәрсәләр ишеттек. Мондый форум булу белән без бик канәгать".
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
декабрь, 2025 ел
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын озайтуны раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «өч йолдыз» категориясеннән түбән булмаган, 50 номерлы яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы канунга кул куйды.
9
декабрь, 2025 ел
9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.
8
декабрь, 2025 ел
2025 елның 1 декабрендә физик затларның милек салымнарын түләү срогы килеп җитте
Салым вакытында түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
6
декабрь, 2025 ел
Татарстан Финанс министрлыгы командасы волейбол ярышларында катнашты
Бүген «Буревестник» спорт комплексында Татарстан дәүләт хезмәткәрләре арасында волейбол командалары ярышлары узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз