Рөстәм Миңнеханов: Газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру мәсьәләләре буенча эш системалы булырга тиеш

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе
Газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру өчен тиешле инфраструктура, шулай ук газга күчү файдалы булганнарга билгеле бер шартлар тудырылырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, Татарстан автотранспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү буенча сынау төбәкләре арасына кертелгән иде. Бу тема безнең төбәк һәм тулаем ил өчен гаять актуаль, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без әлеге проектны һәрьяклап хуплаячакбыз. Аның сүзләренчә, бу җәһәттән “КАМАЗ” шактый алда бара, ул Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру чараларын әзерләүдә катнаша.
Газ-мотор ягулыгын куллану зур шәһәрләр өчен аеруча актуаль, бу газның экологик өлкәдәге өстенлегеннән файдаланырга ярдәм итәчәк, әйләнә-тирә мохитка йөкләнешне киметәчәк, ил эчендә газ куллануны тәэмин итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, быел июнь аенда мотор ягулыгы буларак табигать газын куллануны арттыру турында “Газпром” ААҖ, Татарстан Республикасы һәм “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ арасында килешүгә имза салынды.
Бу проект барыбыз өчен дә файдалы, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм мин “Газпром” ААҖ җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм, безнең төбәк сынау төбәге булды, бүген эшне төрле юнәлешләрдә алып барырга кирәк.
Автобусларны газ-мотор ягулыгына күчерү турында “Түгәрәк өстәл” кысаларында “Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы Башкарма дирекциясе” АНО генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Универсиада барышында 160 автобус газ-мотор ягулыгында эшләгән. Бу транспорт нәтиҗәлерәк һәм ышанычлырак булып чыккан.
“КАМАЗ” ААҖнең “2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашуы турында “КАМАЗ” ААҖ генераль директорының сату һәм сервис буенча урынбасары Евгений Пронин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген “КАМАЗ” – ААҖ проектны гамәлгә ашыручы бердәнбер предприятие.
“РариТЭК” ҖЧҖнең (Чаллы) генераль директоры Рафаэль Батыршин газ-мотор ягулыгында эшләүче автомобиль техникасы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, юллар салу, пассажирлар йөртү өчен, ТКХ тармагында куллану техникасы өчен шактый модель эшләнгән. 20дән артык модель нефть-газ секторына, асылда “КАМАЗ” ААҖгә тәкъдим ителә.
Россиядә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү чаралары һәм инфраструктура объектларын төзү турында “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Олег Степаненко сөйләде. Аның сүзләренчә, Россия газ-мотор ягулыгы дөньяда аның динамик үсеше фонында бик яхшы позициядә түгел. 2020 елга газның мотор ягулыгы базарындагы өлеше 5 процентка җитәр дип планлаштырыла. Татарстан сынау төбәкләре арасында беренчеләрдән булып бу эшкә кереште.
“Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖнең табигать газына корылган автотехниканы куллану тәҗрибәсе турында аның генераль директоры урынбасары Рашат Гыймранов хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International