Бүген Казанда Татарстанның “Нефть, газ, химия” форумы үз эшен башлады. Быел ул әһәмиятле вакыйгага – республиканың нефть ятмаларын үзләштерә башлауга 70 ел тулуга багышлана, дип ассызылады Рөстәм Миңнеханов, форумны ачу тантанасында чыгыш ясаганда.
Аның сүзләренчә, республикада нефть фәне һәм технологияләр бик җитди тәкъдим ителгән, һәм Татарстан нефтьчеләре Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу белән кызыксына.
ТР Президенты күргәзмәдә экспонатлары, проектлары яки техник эшләнмәләре тәкъдим ителгән һәм Гран-прига лаек булган компанияләр җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Төрле номинацияләрдә күргәзмәнең югары бүләкләренә «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть» (2 номинациядә), «Газпром Трансгаз Казань», «РИТЭК» һ.б. компанияләре лаек булды.
Казан күргәзмәсе Россиянең нефть, газ тармагының аерылгысыз өлешенә әйләнде, дип белдерде үз чыгышында РФ Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль. Аның сүзлрәенчә, Татарстан нефтьчеләре яңа эшләнмәләр кертү буенча лидер булып торалар.
Башкортстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Шаронов БР Президенты Рөстәм Хәмитовның сәламләвен укып үтте. Башкортстан нефть, химия өлкәсендә Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә, чөнки ике республиканың уртак проблемалары бар һәм аларны уртак көч белән уңышлы хәл итәргә була, диелә сәламләүдә.
Соңыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Башкортстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Шаронов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов символик тасманы кистеләр.
Республика башлыгы “Нефть, газ. Нефтехимия” күргәзмәсенең иң әһәмиятле экспозицияләрен карады. Быел Татарстанда нефть ятмаларын үзләштерә башлауга 70 ел тулды. Күргәзмәдә беренче тапкыр Белоруссиянең “Белнефтехим” дәүләт корпорациясе составына кергән 6 компаниясе стендлары урнаштырылган.
Форумны оештыручылар - ТР Президенты һәм Хөкүмәте теләктәшлегендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татнефтехиминвест-холдинг”, “Татнефть”, “ТАИФ”, “Нефтеконсорциум”, “Казан ярминкәсе” җәмгыятьләре. Быел форум кысаларында 4 тармак күргәзмәсе эшли: “Нефть, газ. Нефтехимия”, “Экотехнология һәм XXI гасыр җиһазлары”, “Пластик & Каучук”, “Geo-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография”.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россиянең һәм чит илнең алдынгы 250 предприятиесе нефть, газ, химия сәнәгате өчен алдынгы технологияләр һәм яңа җиһазлар тәкъдим итәләр. Форум өч көн дәвамында актив эшлекле мәйдан булачак. Төрле конференцияләр уздырылачак. Шулай ук “Капиталь һәм юл төзелешендә республика җитештергән нефть, химия продукциясен куллануны киңәйтү” темасына түгәрәк өстәл була. Башка тематик чаралар да планлаштырылган.