Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр бүген югары дәрәҗәдә, әмма якларга әле хезмәттәшлекнең олы потенциалын кулланырга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумын ачу тантанасында чыгыш ясаганда әйтте. Форум эшендә шулай ук Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян да катнашты.
Форумда 85 Төркия һәм 170 Татарстан компаниясе вәкилләре катнаша – асылда бу автокомпонентлар җитештерүче компанияләр, агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, төзелеш фирмалары һәм башкалар.
Форумны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов анда катнашучыларны сәламләде. “Төркия эшлекле даирәләре белән очрашулар уздыру яхшы гадәткә һәм тугандаш халыклар белән дустанә мөнәсәбәтләр дәлиленә әверелде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Россия һәм Төркия җитәкчелеге бүген төрле тармакларда хезмәттәшлек үсешенә зур игътибар бирә һәм бу беренче чиратта икътисадта”.
Ул билгеләп үткәнчә, Төркия – Татарстанның әйдәүче чит ил сәүдә-икътисадый партнерларының берсе. Төркия белән Татарстан арасында 2012 елда товар әйләнеше 930 млн доллар тәшкил иткән, Татарстанга Төркия инвестицияләре күләме – 1,5 млрд доллардан артык. Төркия уртак предприятиеләр саны буенча Татарстанда беренче урынны алып тора – 278 предприятие теркәлгән. “Алабуга” МИЗ резидентлары – Төркиянең эре компанияләре.
“Бездә хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык кирәкле механизмнар бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан белән Төркия хезмәттәшлеге үсешенең мөһим сәхифәләре – Казанга Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гөл һәм Премьер-министры Рәҗип Эрдоган визиты”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, 2011 елда Татарстанда Россия-Төркия катнаш комиссиясе утырышы узды, Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы эшли, Стамбулда – Татарстанның Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле эшли. Россия белән Төркия Республикасы арасында визасыз режим гамәлдә, ә Казан белән Стамбул арасында һәркөнне даими аваирейслар һәм чартер очулар башкарыла. Даими рәвештә Татарстан-Төркия бизнес-форумнары уздырыла, һәм бүгенге форум сигезенчесе. Татарстан белән Төркия даими рәвештә бизнес-делегацияләр алмаша.
“Без хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсе белән канәгать, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Бездә нәтиҗәле рәвештә кулланырга тиешле икътисадый потенциал бар”.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россия төбәкләре арасында икътисадый яктан алга киткән һәм инвестицион яктан җәлеп итүчән төбәк. Инвесторларга алга киткән һәм әзер инфраструктурасы булган технопарклар челтәре, бизнес-инкубаторлар, алдынгы уку һәм фән йортлары хезмәт күрсәтергә әзер. “Ышанам ки, Төркия компанияләре безнең “Иннополис” һәм “Смарт Сити” проектларын гамәлгә ашыруда катнашачаклар”, - диде Р.Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Татарстан белән Төркия хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре – нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, авыл хуҗалыгы, югары технологияләр, медицина, җиңел сәнәгать, төзелеш һәм башкалар. “Без үз проектларын Татарстанда гамәлгә ашырырга теләгән Төркия компанияләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез”, - дип ышандырды форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты.
“Россия базары бик тиз үсә. Без Төркия команияләренең, старт мәйданчыгы буларак, безнең республиканы сайлауларын телибез. Без моның өчен бөтен кирәкле шартларны тудырачакбыз”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, үзенең чыгышын тәмамлап.
Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре үсешендә Татарстан Республикасы Президенты һәм Төркия Премьер-министры ярдәме зур роль уйный.
Зафер Чаглаян фикеренчә, Татарстан һәм Төркия компанияләре арасында үзара товар әйләнешен үстерү өчен өченче илләрдә үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга кирәк.
Министр хәбәр иткәнчә, Төркия инвестицияләре күләме илдән читтә 25 млрд доллар тәшкил итә, 2 млрд доллары Татарстанга туры килә.
Татарстанның инвестицион һәм икътисадый потенциалын тәкъдир итү белән Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгыш ясады. Үз чиратында Төркия Республикасы Экспертлары ассамблеясе рәисе Мостафа Чыкрыкджыоглу форумда катнашучыларга Төркия Республикасының инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләде.
Форум кысаларында ике документка имза салынды. Рөстәм Миңнеханов һәм Зафер Чаглаян барында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Төркия Республикасы Экспертлары ассамблеясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә һәм Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге администрациясе, “Еврогруп” һәм “Компас Инжиниринг” компанияләре арасында Чаллы шәһәрендә күп функцияле торак комплексы төзү турында Өчьяклы беркетмәгә имза салынды.
Бүген форум барышында “Смарт-сити Казан” һәм “Иннополис”, “Алабуга” МИЗ инвестицион проектлары, “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри”, “Джошкуноз” һәм “Шишеджам” Төркия компанияләре тәкъдир ителде. Татарстан белән Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре түбәндәге юнәлешләр буенча адреслы очрашуларда катнашачаклар: автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар; мебель сәнәгате; текстиль сәнәгате; логистика; банклар, финанслар; азык-төлек сәнәгате; авыл хуҗалыгы; төзелеш.