2024 елда Татарстан Республикасында "Спорт – тормыш нормасы" проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

“Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты спорт белән шөгыльләнүне барлык яшьтәге кешеләр өчен дә уңайлы һәм кызыклы итә. Проектның максаты – ил халкын даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Шуңа күрә мөһим юнәлешләрнең берсе – Россиянең барлык төбәкләрендә спорт мәйданчыклары, стадионнар һәм күнегүләр өчен башка урыннар булдыру.

“2024, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законында «Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы» идарә тармагы буенча 2024 елга 38 694,7 мең сум акча каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 23 216,8 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбеннән – 15 477,9 мең сум.

Федераль бюджеттан финанслашуның чик дәрәҗәсе – 60%, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 40%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International