2024 ел башыннан “Пилотсыз авиация системалары” илкүләм проекты эшли башлады

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

 “Пилотсыз авиация системалары” илкүләм проекты составына керүче «Ил пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына пилотсыз авиация системаларын эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә белем бирү процессларын гамәлгә ашыру өчен белем бирү оешмаларын җиһазлауга 244 144,6 мең сум күләмендә субсидияләр биреләчәк.

Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән әлеге максатларга 57 268,5 мең сум юнәлдереләчәк.

Әлеге җиһазлар белән җиһазландырылачак мәгариф оешмалары исемлегенә Татарстан Республикасының 18 гомуми белем бирү оешмасы һәм бер урта һөнәри белем бирү учреждениесе керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International