Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында алдагы өч елга бюджет проектын формалаштыру өстендә эш башланды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Ел саен 15 мартка кадәр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектын төзегәндә эшләнә торган законнар, документлар һәм материаллар проектларын әзерләү һәм карау графигын төзи.

Бюджетны формалаштыру буенча уртак График республика башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча төп этапларны, срокларны һәм чараларны үз эченә ала.

Хәзерге вакытта График Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнде һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына килештерүгә җибәрелде.

Имзаланган График Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының рәсми сайтында «Бюджет» бүлегенә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International