Татарстан 2024 елның гыйнварында берләштерелгән бюджет керемнәре күләме буенча Россия төбәкләре арасындагы рейтингта бишенче урынны алган. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ» матбугат конференциясендә әйтте.
"Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының җыеп алынган салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча РФ субъектлары арасында бишенче позициядә тора. Безнең алда Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае гына», - дип хәбәр итте Анфимова.
Традиция буенча, Татарстан бу күрсәткеч белән Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда бара.
Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 22,9 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән ТР бюджетына – 19,2 млрд сум, җирле бюджетларга – 3,7 млрд сум.
Физик затларның керемнәренә салым — узган айда Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты керемнәренең иң әһәмиятле чыганагы, ул керемнәрнең 33% китерде. Икенче урында – оешмаларның табышына салым (24%), салым булмаган керемнәр (22%), акцизлар (16%).