2023 елда эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә нефть компанияләре җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда Татарстанда 35,24 млн тонна нефть чыгарылган. Шул ук вакытта кече нефть компанияләре 7 млн тоннадан артык нефть чыгарган.

Киңәшмәдә кече нефть компанияләреннән 2023 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым түләүләренең керү мәсьәләсе дә каралды. Мондый керемнәр 8 453,7 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 5 428,4 млн.сумы - табышка салым.

Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International