2023 елда бюджет үтәлеше турында еллык хисап өстендә эш бара

2024 елның 15 марты, җомга

Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Россия Федерациясе субъекты бюджетының, җирле бюджетларның үтәлеше турындагы еллык хисап тиешле Россия Федерациясе субъекты законы, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органының муниципаль хокукый акты белән расланырга тиеш.

Бюджет үтәлеше турында еллык хисап, аны закон чыгару (вәкиллекле) органнарда каралганчы тышкы тикшерү узарга тиеш.

Россия Федерациясе субъекты бюджетының үтәлеше турында еллык хисапны тышкы тикшерү Россия Федерациясе субъектының контроль-хисап органы тарафыннан гамәлгә ашырыла, җирле бюджетның үтәлеше турында еллык хисапны тышкы тикшерү муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Бәяләмәне әзерләү өчен Россия Федерациясе субъектының югары башкарма органы Россия Федерациясе субъекты бюджетының үтәлеше турында хисапны елның 15 апреленнән дә соңга калмыйча тапшыра. Җирле администрация җирле бюджетның үтәлеше турында хисапны елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча бирә.

Россия Федерациясе субъекты бюджетының үтәлеше турында еллык хисап Россия Федерациясе субъектының закон чыгару органына елның 1 июненнән дә соңга калмыйча тапшырыла.

Җирле бюджетның үтәлеше турында еллык хисап муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына елның 1 маеннан да соңга калмыйча тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International