“2024-2026 елларга ТР бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре” темасына лекция үткәрелде

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген 2024 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров тарафыннан расланган Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең 2024 елга һөнәри үсеш календарь планы нигезендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Бюджет системасы һәм бюджет процессы” квалификация күтәрү программасы башланып китте.

Әлеге программа кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры урынбасары Әлфия Минһаҗева “2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджет сәясәтенең төп юнәлешләре” темасына лекция үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International