Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Финанс министрлыгында стажировка үтте

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 7 муниципаль хезмәткәре Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында «Җирле бюджетның керем потенциалын фаразлау һәм аның чыгым вәкаләтләре белән бәйләнеше» һәм «Җирле бюджет проектын формалаштыру» юнәлешләре буенча стажировка үтте. Муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең стажировкасы 2 көн дәвам итте – 2024 елның 27-28 марты көннәрендә.

Стажировка программасын ачып, Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Стажировка кысаларында катнашучылар Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы эшчәнлеге белән танышты. Аерым алганда, программа кысаларында муниципаль хезмәткәрләргә керем потенциалын фаразлау, бюджет дефицитын финанслау чыганаклары, республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара бәйләнеше үзенчәлекләре, җирле бюджетларны формалаштыру турында сөйләделәр.

Әлеге стажировкалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри үстерү өчен стажировка мәйданчыклары системасын булдыру һәм эшләве турында» 2018 елның 29 декабреннән 1260 санлы карары нигезендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International