Татарстан Рәисе: Акчаларны тотуның нәтиҗәлелеген арттыру эшен көчәйтү мөһим

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Акчаларны тотуның нәтиҗәлелеген арттыру эшен көчәйтү һәм беренче чираттагы чыгымнарны шартсыз үтәүне тәэмин итү мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Катнашучылар 2024 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләчәккә бурычларны билгеләделәр. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел башында икътисад үсеше 2023 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда акрынайган. Шулай да керемнәр буенча беренче квартал уңай динамика күрсәтә. "Ләкин бу безне тынычландырмый. Табышка салым керүләренең кимүе бик борчый. 1 кварталда кимү узган елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 5 млрд сум тәшкил итте. Предприятиеләр белән баланс комиссияләре утырышларын дәвам итәргә, бизнес проблемаларын карарга һәм ярдәм чараларын кулланырга кирәк. Икътисад министрлыгына, Финанс министрлыгына, Салым хезмәте белән берлектә, бу эшне җайга салырга кирәк. Бизнес өчен яхшы шартлар тудырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе каты финанс-бюджет дисциплинасын һәм барлык план күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итәргә чакырды. Аның сүзләренчә, илкүләм проектлар кысаларындагы чаралар аерым игътибар таләп итә. Быел аларга - 25,8 млрд сум, шул исәптән республика бюджетыннан 11,5 млрд сум җибәрергә планлаштырыла. "Федераль үзәк белән барлык килешүләр дә гамәлгә ашырылырга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты Владимир Путин үзенең Юлламасында гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен бурычларның тулы комплексын билгеләде. Федераль дәрәҗәдә төрле өлкәләрдә программалар гамәлгә ашырылачак, гамәлдәге илкүләм проектларны тормышка ашыру дәвам итә, яңа илкүләм проектлар эшләнә. "Безгә федераль министрлыклар белән актив хезмәттәшлек итәргә һәм республика чараларын яңа федераль проектларга һәм программаларга кертергә кирәк. Татарстан Хөкүмәте эшне җайга салырга тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул салым бурычы темасына аерым тукталды. Оператив мәгълүматлар буенча ул 3,6 млрд сумга кимегән һәм 1 апрельгә 12,2 млрд сум тәшкил итә. Бурычларның шактый өлеше Төзелеш министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы предприятиеләрдә. "Эшне көчәйтергә кирәк. Бу муниципалитетларга да кагыла. Әйтик, бурыч Казанга, Чаллыга һәм Түбән Кама районына туры килә. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетлар - Азнакай, Алексеевск, Югары Ослан районнары буенча ул кыскара. Шамил Гаффаров җитәкчелегендәге эш төркеме нәтиҗәле эш алып бара. Бурычны киметә торган муниципаль берәмлекләрне бүләкләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тәкъдим итәм", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республиканың салым органнарының 1 кварталдагы эш йомгаклары һәм быелга бурычлары турында сөйләде. Гыйнвар-март айларында салымнар 364 млрд сум тәшкил иткән - бу 2023 елның 1 кварталына караганда 93 млрд сумга күбрәк. Республиканың берләштерелгән бюджетына түләүләр - 9 процентка, иминият кертемнәре буенча 1,5 тапкырга арткан.

Тармак киселешендә түләүләр үсеше нефть чыгаруда күзәтелә, чөнки нефтькә бәяләр бер ел элек булганнан югарырак, банк, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә. Һәм, киресенчә, түбәнәю эшкәртүдә, энергетикада, төзелештә һәм сәүдәдә, асылда, НДСны каплауның зур суммасы аркасында билгеләнә.

Федераль бюджетка кертелгән салымнар өлеше 71% тәшкил итә. Шуңа күрә республиканың берләштерелгән бюджетына барлык түләүләрнең 29 проценты кергән.

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 149,1 млрд сум кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 115 млрд сум тәшкил итә. Берләштерелгән бюджетның мобилизацияләнгән салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан РФ субъектлары арасында 4 нче урында тора.

Өч ай эчендә табышка салым 42,8 млрд сум тәшкил итә. 1 кварталда физик затларның керемнәренә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 32,1 млрд сум күләмендә кергән. 2024 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 9,9 млрд сум тәшкил иткән.

Оешмалар мөлкәтенә салым Татарстан Республикасы бюджетына 1 квартал өчен 10,6 млрд сум күләмендә кергән. Республиканың берләштерелгән бюджетына гомуми керемгә салымнар килере 5,3 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына - 3,4 млрд сум һәм җирле бюджетларга 1,9 млрд сум. Быелның 1 кварталында җир салымы - 1,7 млрд сум күләмендә. Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 11,3 млрд сум тәшкил иткән: республика бюджетына – 8,9 млрд сум, җирле бюджетларга – 2,4 млрд сум.

1 квартал өчен берләштерелгән бюджет чыгымнары 100,3 млрд сум тәшкил иткән. Республика бюджеты чыгымнары - 82,5 млрд сум, җирле бюджетлар чыгымнары 42,4 млрд сум тәшкил иткән. 

2024 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектлар кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 25,8 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 14,3 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә – 11,5 млрд сум. 1 кварталда 4,6 млрд сум үзләштерелгән.

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 апреленә барлык дәрәҗәдәге бюджетлар арасында керемнәрне бүлү вәкаләтләрен үтәгәндә Федераль казначылык органнары Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондына узган елга карата 191,5 млрд сум яки 128% күчергән. Керемнәр күләме, бюджетара трансферларны исәпкә алмаганда, 2023 ел белән чагыштырганда 13,8 млрд сумга арткан һәм узган елга карата 115 млрд сум яки 113% тәшкил иткән. Хәзерге вакытта республика территориясендә 13 илкүләм проект уңышлы тормышка ашырыла, алар кысаларында 49 төбәк проекты эшләнгән һәм башкарыла. Быел бу максатларга федераль бюджеттан 52,5 млрд сум бүлеп бирелгән.

Әлеге киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов бюджетның керем өлеше буенча вәзгыять өзлексез эш таләп итә, дип билгеләп үтте. Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, предприятиеләр табышка салым буенча түләүләрнең кимүен фаразлый. Республика Рәисе җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен даими мониторинг һәм агымдагы хәлне анализларга чакырды. Шулай ук ул НДФЛ белән хәлне анализларга һәм «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү буенча комиссияләр эшчәнлеген дәвам итәргә кушты.

"Муниципалитетларга җир салымына игътибар итәргә кирәк. 28 район буенча план күрсәткечләренең түбән үтәлеше. Ситуацияне анализларга һәм чаралар күрергә кирәк. Шулай ук муниципаль җирләр һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча җентекле анализ ясарга кирәк», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International