Россия финансчылар берлеге, Дәүләт финансларын үстерү берлеге һәм «Бюджет» нәшрият йорты 2007 елдан башлап ел саен «Җәмәгать финанслары белән идарә итү өлкәсендә Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге» Бөтенроссия бәйгесен үткәрә.
Конкурста катнашу хокукына шәһәр округлары, эчке бүленеше булган шәһәр округлары, муниципаль районнар, муниципаль округлар булган берәмлекләр ия.
Конкурс хисап елында җәмәгать финанслары белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән муниципаль берәмлекләрне ачыклау, дәүләт һәм җирле хакимият органнарын муниципаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр белән таныштыру өчен оештырыла.
Конкурс барышында бюджет керемнәре һәм муниципаль милек, чыгымнар һәм муниципаль әҗәт белән идарә итү, бюджетны планлаштыру һәм бюджет үтәлеше бәяләнә. Муниципаль берәмлекләргә – җиңүчеләренә дипломнар бирелә.
Хәзерге вакытта 2023 ел йомгаклары буенча «Җәмәгать финанслары белән идарә итү өлкәсендә Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге» XVII Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Татарстан Республикасыннан бәйгедә Яр Чаллы шәһәре катнаша.
Конкурс нәтиҗәләре 2024 елның 6 июнендә рәсми игълан ителәчәк.