Хезмәткә түләүнең тармак системасын кертү максаты — хезмәт хакын эшнең нәтиҗәсе, аның сыйфатына карап түләү. Әмма шул ук вакытта хезмәт хакы бүген бирелә торган эш хакыннан ким булырга тиеш түгел, дип белдерде ТР финанс министры Радик Гайзатуллин бүген ТР Министрлар Кабинетында хезмәткә түләүнең тармак системасына күчү мәсьәләренә багышланган матбугат очрашуында. Журналистлар белән очрашуда шулай ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР икътисад министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева катнашты.
Финанс министры сүз башында РФ Хөкүмәте карары нигезендә федераль бюджет учреждениеләрендә хезмәткә түләүнең тармак системасы быелның 1 декабреннә кертелүен искә төшереп үтте.Татарстанда бу система тулы күләмдә 2009 елның гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Хезмәткә түләү системасында үзгәртүләр уздыру өчен ТР Президенты тарафыннан бюджет хезмәткәрләре хезмәт фондын 16 процентка арттыру турында карар кабул ителгән. Моның өчен 2009 елда өстәмә 5 млрд. сум акча таләп ителәчәк. Нәтиҗәдә, хезмәткә түләү фонды 40 млрд. сумга җитәчәк, ә бюджет структурасының ул 40 процентын тәшкил итәчәк.
«Бүген бердәм тариф челтәре нигезендә хезмәткә түләү системасы дәүләт учреждение җитәкчеләренә хезмәт хакы фондын формалаштыру, хезмәтнең сыйфаты өчен эшчеләрен стимуллаштыру мөмкинлеге бирми. Ягъни җитәкченең югары белемле, эшен сыйфатлы башкаручы эшчеләренә өстәп түләү мөмкинлеге юк. Хезмәт базарында бюджетникларның хезмәт хакы көндәшлеккә сәләтле түгел. Нәтиҗәдә, белгечләр шәхси секторга китәргә мәҗбүр. Хезмәткә түләүнең яңа системасы бюджет хезмәткәрләрен стимуллаштыруга, башкарыла торган гамәлләрнең сыйфатын яхшыртуга, эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән», дип сөйләде Радик Гайзатуллин журналистларга.
Хезмәткә түләүнең яңа формасына күчү максаты — түләү системасын үтә күренмәле итү. Моның өчен учреждение җитәкчеләренең кул астында эшләүче хезмәткәрләренең эш хакын көйгә салу мөмкинлеге, ә хезмәткәр эш хакының нәрсәдән чыгып түләнүен белергә һәм аңа тәэсир итү мөмкинлеге булырга тиеш.
«Мссакүләм мәгълүмат чараларында еш кына «яңа түләү системасы кертү белән эш хакы күләме кимемәсме?» дигән сораулар күренә. Хезмәткә түләүнең яңа системасы нигезендә, бюджетникларның хезмәт хакы бүген бердәм тариф челтәре буенча түләнә торган эш хакыннан ким булырга тиеш түгел», дип белдерде финанс министры.
Яңа системаны массакүләм кертү нәтиҗәсендә төрле көтелмәгән кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, быелның 1 сентябреннән Чаллы шәһәре һәм Саба районында бу система эксперимент буларак кертелә башлаячак. Шулай ук ике медицина учреждениесында — Республика клиник хастаханәсендә һәм Халыкара кардиология-диагостика үзәгендә. Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бер үк вакытта республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә хезмәт хакын санау буенча программа эшләнәчәк.
Республикада хакимият органнары дәрәҗәсендә хезмәткә түләүнең тармак системасын кертү турында күптәннән әзерлек эшләре алып барыла. Шуңа да карамастан, әлеге системаны кертүдә аңлату эшләре үткәрү мәҗбүри. Шуңа да бүгенге көндә эш хакын исәпләү буенча тармак министрлыклары тарафыннан төрле мисаллар белән аңлатма материаллар эшләнә. ТР Хөкүмәтенеә интернет-порталында исә хезмәткә түләү системасындагы үзгәрешләргә багышланган аерым бит булдырылачак. Анда бу мәсьәлә буенча норматив документлар, файдалы мәгълүматлар урнаштырылачак.
Сәламәтлек саклау миинстры Айрат Фәррахов бүген бюджет хезмәткәрләре арасыннан югары хезмәт хакы алырга лаеклы булган иң талантлы белгечләрне сайлап алу өчен системалы эш таләп ителүен ассызыклады. «Хәзер гамәлдә булган эшне һәм хезмәт хакын бүлү системасы безне канәгатьләнердми. Ул тармак алдында торган проблемаларны чишәргә ярдәм итмәячәк. Яңа түләү системасы исә дәвалау учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырачак», диде. Шулай ук сәламәтлек саклау министры хезмәткә түләүнең яңа системасы кертелү белән эшчеләр санын кыскарту күздә тотылмый, дип белдерде.