Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә республиканың киләсе 3 елга бюджеты каралды

2008 елның 22 октябре, чәршәмбе

22 октябрь көнне Татарстан Дәүләт Советының чираттагы сессиясе үтте. Анда парламент депутатлары гына түгел, республиканың Президенты, премьер-министры, хөкүмәт вәкилләре катнашты. Бу сессиянең көн тәртибе шактый җитди иде. Аны раслау, өстәмәләр кертү генә дә бер сәгать вакытны алды. Барлык тәкъдимнәрдән соң, утырышта каралырга тиешле мәсьәләләрнең саны 100гә җитә язды.


Көн тәртибендә шундый күп караласы сораулар булуга да карамастан, депутатлар бик тәфсилләп көн тәртибенең беренче мәсьәләсен — республиканың киләсе 3 елга бюджетын тикшерделәр. Аны тикшерү берничә сәгать барды. Алдан депутатлар алдында республиканың Икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Ул сессиягә җыелучыларны Татарстанның киләчәккә икътисадый-социаль үсеш күрсәткечләре белән таныштырды. Министр сүзләренә караганда, киләчәктә дә Татарстанда республика халкын социаль яктан яклау өстенлекле юнәлеш булып калачак. «Бернинди кыенлыкларга да карамастан без бу юнәлештән тайпылмаска тиеш», - диде М.Сафиуллин. Аның мәгълүматларына караганда, киләсе елларда татарстанлыларның кереме 1,3 мәртәбәгә артачак. Республика икътисадының төп күрсәткечләре дә үсә барачак. Татарстанның сәнәгать тармагының үсеше, мәсәлән, нефть химиясе, машина җитештерү кебек өлкәләр хисабына тәэмин ителәчәк.

 


Икътисад министрына шактый гына сораулар да бирделәр. Депутат Штанин, мәсәлән, дөнья базарында нефть бәяләре кими бара, бу безнең бюджетка нинди зыян китерергә мөмкин, дип сорады. Марат Сафиуллин әйтүенчә, кыйбатлы нефть бәяләреннән кергән керемнәрнең күп өлеше барыбер федераль казнага китә. Шуңа да, бу бәяләрнең кимүе республика бюджетына әллә ни зур зыян китермәячәк. Депутат Туфан Миннуллин республикадагы татар мәктәпләрен төзекләндерү һәм алар өчен яңа биналар төзүгә акча каралганмы икән, дип белеште. Әйтергә кирәк, сессиянең көн тәртибен тикшергәндә үк депутат Ринат Закиров Татарстанда милли мәгарифнең аяныч хәлдә булуы хакында чыгыш ясап, утырышта шушы хакта республиканың Фән һәм мәгариф министрының аңлатма бирүен сораган иде. Туфан Миңнуллинның соравы Минтимер Шәймиевне да битараф калдырмады. «Татарстанда бу мәсьәлә алай киеренке тора дип әйтмәс идем. Бәлки аерым очраклар бардыр, без аларны хәл итәргә тиеш. Ләкин нигездә хәлләр алай ук начар түгел», - дип белдерде Президент.


Бюджет белән сессиягә җыелучыларны Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Ул киләсе 3 елга саналган шушы документның кайсы елларда күпме кереме һәм чыгымы булуын үйтеп узды, аларның нәрсәдән гыйбарәт икәнен санап чыкты. Депутатлар финанс министрына да сораулар бирде. Депутат Илшат Әминев, мәсәлән, бюджетның 3 елга кабул ителүенең нигә кирәк булуы белән кызыксынды. Радик Гайзатуллин фикеренчә, өч еллык бюджет анда салынган акчаларны яхшырак кулланырга мөмкинлек бирә. Билгеле булганча, мондый өч еллык бюджет хәзер инде Россиядә дә кабул ителә башлаячак. Россиянең 30га якын төбәге дә, шул исәптән, Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, бюджетны 3 елга хисаплауга күчкән. Калганнары исә, мәсәлән, Башкортстан республикасы, һаман да искечә, бер генә елга кабул итә икән.


Ике министрның чыгышыннан соң, депутаталар бюджет проекты турында фикерләрен белдерә башлады. Татарстан парламентының Бюджет, салым һәм финанслар комитеты башлыгы Илсур Сафиуллин комитет тарафыннан республиканың төп финанс документын беренче укылышта кабул итәргә чакырды. Татарстанның Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов та бюджетка дәгъвалары юклыгын белдерде. Аннары парламент депутатлары үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерә башлады. Татьяна Водопьянова бюджет  тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күбрәк артырырга кирәклеген ассызыклады. Депутат Рәзил Вәлиев исә мәгариф, фән, мәдәният тармагына бюджетта каралган финансларның гына җитеп бетмәвен әйтеп, аларны арттырырга кирәклеген исбатлады. 
Берничә сәгать барган фикер алышудан соң, чыгыш ясарга теләүчеләр бик күп булса да, бәхәсләрне туктатырга булдылар. Шуннан соң, депутатлар республиканың 2009-2011 елларга бюджет проекты турындагы законны беренче укылышта кабул итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International