Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тикшерелүгә 2023 елда республика бюджеты үтәлеше турында хисап кертелде. 2023 ел бюджеты һәм агымдагы ел керемнәре динамикасы турында без финанс министры Радик Гайзатуллин белән фикер алыштык.
- Радик Рәүфович, безнең әңгәмәнең төп темасы – 2023 ел бюджеты үтәлеше турында хисап. Шулай әйтергә мөмкин булса, 2023 ел бюджетының элеккегеләреннән аермасы бармы?
- Әлбәттә, 2023 елда дөньядагы киеренкелек, инфляция, яңа санкцияләр янавы, бюджет дефициты һәм башка җитди мәсьәләләр бюджет үтәлеше барышында билгеле бер кыенлыклар тудырды. Әмма салым түләүчеләр – салымнар түләүче кешеләр һәм предприятиеләр, шулай ук Татарстанда бюджет системасының көйләнгәнлеге нәтиҗәсендә туа барган барлык авыр хәлләрдән чыгу юлы табылды. Татарстанлылар да, республикабыз кунаклары да елдан-ел төбәгебездә яшәү дәрәҗәсе яхшыра баруын сизәләрдер дип уйлыйм. Ел саен балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, юллар төзелә, ремонтлана һәм сафка кертелә, күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә, шактый күләмле, зур проектлар гамәлгә ашырыла.
2023 елда Татарстан Республикасында төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча тотрыклы уңай динамика күзәтелде. Бу күрсәткечләрнең үсеше барлык дәрәҗәдәге бюджетларга керемнәрнең керүенә уңай йогынты ясады. Бигрәк тә физик затларның керемнәренә салымны билгеләп үтәсем килә. 2023 елда берләштерелгән бюджетта салым 141,5 млрд.сум күләмендә тупланды, Татарстан Республикасы бюджетына – 96,9 млрд. сум җыеп алынды. Әлеге салымның уңай динамикасына төп йогынтыны икътисадтагы уртача хезмәт хакының үсеше ясады. 2023 елда ул 18,8 процентка артты.
Касса чыгымнары 2023 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты буенча – 589,4 млрд. сум, республика бюджеты буенча 510,2 млрд. сум тәшкил итте. Иң күләмле финанслар таләп иткән юнәлешләр: мәгариф – 100,6 млрд.сум, социаль сәясәт – 58,7 млрд. сум, сәламәтлек саклау – 50,8 млрд. сум булды.
Әлеге чыгымнар, Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт Советына Юлламасында куйган бурычларны тормышка ашыруга юнәлтелде.
- Радик Рәүфович, республикабыз Хисап палатасы мәгълүматыннан билгеле бер күләмдәге суммаларның үзләштерелми калуы билгеле булды. Дефицит шартларында чараларның финансланып бетми һәм шуңа күрә үзләштерелми калуын сез ничек аңлата аласыз? Моның сәбәпләре нинди?
- Гомумән бюджет буенча алганда, бу беренче чиратта 2023 ел чыгымнарының 2024 елга күчүенә бәйле. Хисап елында әлеге чыгымнар башкарылмады, шул сәбәпле дефицит күләме дә кимеде, нинди дә булса кредит ресурсларын җәлеп итү дә кирәк булмады.
Укучыларыгыз үзләре дә санап карый алсын өчен, хисап саннарын әйтеп, аңлатып узыйм әле.
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы бюджеты буенча 2023 елда чыгымнар буенча үтәлеш 510 млрд сум яки 97 процент тәшкил итте, планлы билгеләнешләр күләме исә 525 млрд сум иде. Күргәнегезчә, планлы билгеләнешләрнең үтәлмәгән өлеше 15 млрд сум тәшкил итә.
Үзләштерелмәгән акчаларның төп өлешен – 8,3 млрд сум – хәрәкәт итүче состав сатып алу һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру өчен махсус казна кредитлары тәшкил итә, алар 2023 ел ахырында 10,4 млрд сум күләмендә алынды. Әлеге акчалар агымдагы елда тотыла.
Төзелгән дәүләт контрактлары нигезендә юл эшләре, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча чараларның бер өлеше (2,7 млрд сум) шулай ук 2024 елда сарыф ителәчәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан тиешле карар кабул ителде.
Калган чаралар, ягъни 4 млрд.сум – конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча һәм аерым чыгымнарның гариза бирү характерына бәйле рәвештә барлыкка килгән экономия.
- Радик Рәүфович, 2024 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Татарстан финанс, казначылык, салым органнарының республика киңәшмәсе алдыннан булган соңгы әңгәмәбезнең бер темасын да искә алырга теләгән идек. Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2024 елның I кварталында предприятиеләр Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 42,8 млрд сум түләвен ассызыклады. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5 миллиардка кимрәк булып чыга. 2024 елның 4 ае тәмамланды. Хәзерге вакытта бюджетның керем өлешендә, аерым алганда, табышка салым мәсьәләсендә хәлләр ничегрәк?
- Югарыда әйтелгәннәргә өстәп, предприятиеләрнең алдан фаразлавынча, табышка салым буенча тискәре динамика дәвам итәчәк һәм беренче яртыеллык йомгаклары буенча аның 8,5 млрд.сумга кимүе көтелә дип әйтәм алам.
Табышка салым буенча хәлләр, әлбәттә, бүген без барыбыз теләгәнчә уңай ук түгел. Шуны да аңларга кирәк: бюджетның керем өлешен үтәүгә йогынты ясый торган факторлар күп һәм салым буенча керемнәрнең кимүен зур салым түләүчеләрнең эше белән генә бәйләү дөрес булмас. Республика предприятиеләре катлаулы икътисади шартларда, дөньядагы киеренке геосәяси вәзгыятьнең басымын кичереп, бер үк вакытта салым салудагы, бәя сәясәтендәге үзгәрешләргә яраклашып, яңа үсеш юлларын эзләүне туктатмый. Моннан тыш, илебез санкцияләргә, яңа авырлыкларга дучар булды, ә аларны бер ел эчендә генә җиңеп чыгу мөмкин түгел. Шуңа бәйле рәвештә, мин бюджет процессында катнашучыларга, шул исәптән безнең салым түләүчеләребезгә һәрвакыт олы рәхмәтемне белдерәм.
Ләкин, гомумән алганда, бюджетның керем өлешендә уңай динамикага да урын булуын ассызыкларга телим. Ул, бәлки, без теләгәнчә тиз дә түгелдер, кайвакыт хәтта тотрыксыз да, ләкин ул барыбер бар. Мәсәлән, бюджет кеременең мөһим чыганагы – физик затларның керемнәренә салым. Бу елның 4 аенда салым республиканың берләштерелгән бюджетына 43 млрд. сум күләмендә керде. Нәкъ менә әлеге салым буенча 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда керемнәр 12,6 млрд сумга артты, бу, һичшиксез, куандыра.
Шуны әйтә алам: агымдагы елда бюджетка кергән керемнәр Татарстан Финанс министрлыгына бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү өчен чараларны вакытында һәм тулы күләмдә күчерергә, бюджет учреждениеләренең планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде.
Бүген генә түгел – бюджетның бу маддәләрен финанслау һәрвакытта беренче чиратта башкарыла. Барлык социаль йөкләмәләрне үтәү, шул исәптән вакытында һәм тулы күләмдә хезмәт хакын түләү – безнең төп бурычыбыз ул.
Һәм, әлбәттә, укучыларыбызны 2024 ел нәтиҗәләре буенча бюджетыбыз үтәләчәк дип ышандырырга телим – мондый уңай карашка барлык алшартлар һәм җитди факторлар бар.