2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар керүе турында

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

2024 елның гыйнвар-май йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында акцизлар 17,6 млрд. сум тәшкил итте (ягъни планлы билгеләнешләрнең 40,9 проценты), шул исәптән:

 - алкогольгә акцизлар – 1,8 млрд. сум;

 - күчемле милек һәм уртача дистиллятлар буенча югалтуларны компенсацияләү хисабына керүче акцизлар – 1,9 млрд. сум;

- сырага акцизлар – 5,5 млрд. сум;

- нефть продуктларына акцизлар – 8,4 млрд. сум.

Нефть продуктларына акцизлардан кергән акчалар максатчан билгеләнешкә ия һәм юл эшчәнлеген финанслауга, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмләсе буенча булдырылган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International