2025-2027 елларга җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең фаразланган күрсәткечләрен карау буенча эре салым түләүчеләр белән киңәшмә

2024 елның 21 июне, җомга

2025-2027 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына керүче берничә компания белән киңәшмәләрдә катнаштылар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәргән киңәшмәләрдә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» Ачык Акционерлык җәмгыяте, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте, «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте, «Казанкомпрессормаш» акционерлык җәмгыяте, «Нижнекамскшина» акционерлык җәмгыяте, «ТАИФ-НК» акционерлык җәмгыяте, «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, «Алабуга» МИЗ резидентлары белгечләре катнашты.

Киңәшмәләр барышында компанияләрнең 2023 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре, 2024 ел йомгаклары буенча эшчәнлек күрсәткечләрен бәяләү һәм предприятиеләрнең 2025-2027 елларга җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең фараз күрсәткечләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International