Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре исәбенә кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләренә кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.

Республиканың алкоголь компанияләре – «Татспиртпром» АҖ, «Белый Кремль» сыра заводы ҖЧҖ, «АБ ИнБев Эфес» АҖнең Казан шәһәрендәге филиалы, «Болгарпиво» ААҖ белән киңәшмәләр Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин җитәкчелегендә үткәрелде.

«ПОЗиС» АҖ, «Нәфис Косметикс» АҖ, «Казан май комбинаты» АҖ, «Эссен продакшн АГ» АҖ белән киңәшмәләр Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары А.Л. Анфимова катнашында үтте.

Киңәшмәләрдә компанияләрнең 2024 елның 1 яртыеллыгында оператив эшчәнлек нәтиҗәләре һәм тулаем 2024 ел буенча көтелгән күрсәткечләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International