Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республиканың берләштерелгән бюджетына салым түләүче иң эре компанияләр белән чираттагы киңәшмәләр узды

2024 елның 5 июле, җомга

2024 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре исәбенә кергән компанияләр белән киңәшмәләр узды.

Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин җитәкчелегендә «ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиеләре, «Татшина» ҖЧҖ шина бизнесы предприятиеләре, «КАМАЗ» ГАҖ белән киңәшмәләр уздырылды.

«Тракс Восток Рус» ҖЧҖ, «Түбән Кама техуглерод» АҖ, «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ, «Аммоний» АҖ белән киңәшмәләр Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары А.Л. Анфимова җитәкчелегендә үткәрелде.

Киңәшмәләрдә компанияләрнең 2024 елның 1 яртыеллыгында оператив эшчәнлек нәтиҗәләре һәм тулаем 2024 ел буенча көтелгән күрсәткечләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International