2024 елның 1 июленә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурыч 11,2 млрд.сум тәшкил итә. Ел башы белән чагыштырганда кимү 0,6 млрд. сум тәшкил итте.
Салым түләүләре, шулай ук милек һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләүләре буенча бурычларны көйләү максатыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре, салым органнары, суд приставлары, шулай ук Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында чираттагы киңәшмә үтте.