Агымдагы елның 1 августына Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 122 850,7 млн. сум тәшкил итте

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Агымдагы елның 1 августына Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 122 850,7 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 100 938,5 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 21 912,2 млн. сум).

2024 елның 1 июле белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч, «Казан шәһәренең Киров районында Горький шоссесын реконструкцияләү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының дәүләт гарантиясе гамәлгә керүен исәпкә алып, 12 930,2 млн.сумга артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International