Хезмәтне саклау өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга акчалар турында

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Хезмәтне саклау хезмәт эшчәнлеге барышында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауда мөһим шарт булып тора. Хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе системасы хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 9 августынан 553 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен Татарстан Республикасы бюджетында хезмәтне саклау өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга 4 630,0 мең сум карала.

Күрсәтелгән чаралар хезмәтне саклау чараларын (семинарлар, киңәшмәләр, күргәзмәләр, смотр-конкурслар, конференцияләр, социаль реклама, масскүләм мәгълүмат чараларындагы мәкаләләр, хезмәтне саклау буенча халыкара һәм бөтенроссия чараларында катнашу) һәм башка мәгълүмати чараларны оештыруга һәм уздыруга, шулай ук хезмәтне саклау буенча белешмә-методик һәм тематик материаллар бастырып чыгаруга (республика оешмаларына бушлай тарату өчен) юнәлтелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International