Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тармакның финансистларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле финансистлар һәм финанс тармагы ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне финансистлар көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм дәүләтнең икътисадый системасын үстерүдә һәм ныгытуда финанс өлкәсе хезмәткәрләренең әһәмиятле ролен ассызыклауга юнәлдерелгән.

Республиканың нәтиҗәле финанс системасы Татарстанга республика программаларын вакытында гамәлгә ашырырга, амбициоз федераль проектларда катнашырга мөмкинлек бирә, аның уңышлы һәм динамик үсешенә ярдәм итә. Һичшиксез, монда финансистларның көндәлек хезмәте, аларның профессиональлеге, намуслылыгы, гаделлеге зур роль уйный.

Финансчыларга үз эшләренә намуслы караган һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерәм.

Барыгызга да нәтиҗәле эш, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International