Татарстан Республикасында физика-математика белемен үстерүгә юнәлдерелгән «Физика-математик алгарыш» проектын гамәлгә ашыру

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында «Физика-математик алгарыш» төбәк проекты эшен башлый, аның кысаларында республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә физика-математика сыйныфлары, 5-7 сыйныф укучылары өчен математика түгәрәкләре ачу, шулай ук педагогик хезмәткәрләрне кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү системасын кертү планлаштырыла.

Агымдагы елда әлеге проектны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 13 251,3 мең сум бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International