Дәүләт театрлары өчен техник һәм технологик җиһазлар сатып алу турында

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында халык саны 300 меңнән артык булган шәһәрләрдә урнашкан төбәк һәм муниципаль театрларны җиһазландыруга федераль бюджетта 2024 елга Идел буе федераль округы субъектларына гомуми суммасы 192 233,7 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.

Субсидиянең иң зур күләме Саратов өлкәсенә (24 920,0 мең сум), иң азы Мордовия Республикасына (7 308,7 мең сум) каралган.

Татарстан Республикасы бюджетына 23 749,5 мең сум каралган.

Әлеге акчалар Татарстан Республикасы дәүләт театрлары өчен техник һәм технологик җиһазлар сатып алуга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International