Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1704 нче карары кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү программасы дәвам итә.
Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2024 елның 5 июненнән 352 санлы боерыгы белән яңа инвестиция проектлары һәм инфраструктура объектларының актуальләштерелгән исемлеге кабул ителде.
Исемлек нигезендә 2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан инфраструктура объектларына 3 745,6 млн.сум җибәреләчәк. 2024 елның июлендә Татарстан Республикасы бюджетыннан инфраструктура объектларын төзү чыгымнарын каплауга 78,2 млн.сум күләмендә субсидия бирелде, 2024 елның октябрендә 3 667,5 млн. сум күләмендә субсидия бирү планлаштырыла.
Яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру федераль бюджетка өстәмә керемнәр күләмнәрен арттырырга мөмкинлек бирә, шулар исәбенә Татарстан Республикасының бюджет кредитлары буенча федераль бюджет алдындагы бурычлары каплана.