Татарстан Республикасы спорт делегациясенең Россия пенсионерларының IX Спартакиадасында катнашуына 2024 елда 847,7 мең сум акча юнәлдереләчәк

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Пенсионерлар берлеге һәм Кемерово өлкәсе Хөкүмәте — Кузбасс белән берлектә 2024 елның 30 сентябреннән 5 октябренә кадәр Кемерово шәһәрендә Россия пенсионерларының IX спартакиадасы уздыра.

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, «Россия Пенсионерлар берлеге» төбәк оешмасы белән берлектә, спартакиаданың муниципаль һәм төбәк этапларын үткәрде, аларда 2700дән артык кеше катнашты. Спартакиаданың төбәк этабын уздыру йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан 9 спорт төре буенча команда формалаштыру планлаштырыла (йөзү, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика, ядрә белән ату, дартс, катнаш эстафета, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы һәм иртәнге зарядка күнегүләре комплексы тестларын сынау нормативларын үтәү).

Югарыда күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 847,7 мең сум акча бүлеп биреләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International