Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика бюджеты керемнәре тулаем алганда 54,6 млрд. сумга арта.
Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, закон проекты 2024 елда бюджетның керем өлешен 54,6 млрд сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 50,2 млрд сумга арттыруны күздә тота. Үзгәрешләр агымдагы елның 8 аенда факттагы керемнәрне һәм ел йомгаклары буенча аерым керем чыганакларының көтелгән керемнәрен исәпкә алып кертелә.
Төп үзгәрешләр оешмалар табышына салым буенча керемнәрне 22,2 млрд сумга һәм физик затлар кеременә салымны 15 млрд сумга арттыру хисабына кертергә тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлешен 39,2 млрд сумга арттырырга тәкъдим ителә.
2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 484,5 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнарның гомуми күләме – 485,9 млрд сум. Бюджет кытлыгы кимиячәк һәм 1,4 млрд сум тәшкил итәчәк.