Бюджет проекты муниципалитетлар тарафыннан каралды

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2025-2027 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразы хакында республика муниципаль берәмлекләре белән фикер алышьылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары – советлары рәисләре, финанс органнары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә 2025-2027 елларга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразлары турындагы доклад белән Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджеты проектын Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.

"Бүгенге көнгә барлык 956 муниципаль берәмлекнең бюджетлары күләмнәре билгеләнде. Сезгә бюджетара трансфертлар күләме җиткерелде", - дип хәбәр итте киңәшмә барышында Радик Гайзатуллин.

2025 елга Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешенең гомуми суммасы 425,5 млрд.сум, 2026 елга – 451,1 млрд. сум, 2027 елга – 474,1 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Республика бюджетының чыгым өлеше параметрлары 2025 елга 439 млрд.сум, 2026 елга 464,1 млрд. сум һәм 2027 елга 486,5 млрд. сум күләмендә формалаштырылган.

Сүзен йомгаклап, Татарстан финанс министры республика бюджетын карау һәм раслау кирәклеге турында хәбәр итте. "Сезгә, үз чиратыгызда, салым салу мәсьәләләрендә тиешле карарларны вакытында кабул итәргә кирәк. Алга таба - килешенгән график нигезендә җирле бюджетларны расларга», - дип мөрәҗәгать итте муниципалитетларга Радик Гайзатуллин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International