2024 елда Самара өлкәсе территориясендә “іВолга” Бөтенроссия яшьләр форумы уздырылды. Форум Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла.
Форумның максаты – балалар һәм яшьләр инициативаларына, балалар һәм яшьләрнең тормышта үз юлларын табуларына, аларның компетенцияләре дәрәҗәләре күтәрелүгә, яшьләрдә патриотизм кыйммәтләрен һәм инновацион фикерләү күнекмәләрен формалаштыруга, кеше капиталын арттыруга ярдәм итә торган коммуникацион мохит булдыру.
Югарыда күрсәтелгән чарада Татарстан Республикасы яшьләре вәкилләре катнашуына Татарстан Республикасы бюджетыннан 3 774,5 мең сум бүлеп бирелде.