Бүген Столбищи бистәсе янәшәсендә киләчәк шәһәре “СМАРТ Сити” төзелешенә рәсми рәвештә старт бирелде. Чара Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең V халыкара икътисади саммиты кысаларында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Федерация советы рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, “СМАРТ Сити Казан” проектының баш архитекторы, AJM Planning Design Group җитәкчесе Норлиза Хашим, Tatastan Gulf Investment Companу җитәкчесе Халед Әл Джассим, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы генераль директоры Линар Якупов, Россия һәм чит илләр инвесторлары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һ.б. катнашты. Рөстәм Миңнеханов, Норлиза Хашим, Ильяс Умаханов һәм Халед Әл Джассим киләчәк шәһәренең икътисади үсеш нокталарын тәшкил итәчәк дүрт зонаны символлаштырылган нигез ташларына капсуллар салды. Дүрт капсулның һәрберсенә әлеге “акыллы шәһәр”дә яшәячәк, укыячак, иҗат итәчәк халыкка мөрәҗәгать юлланган.
“Бүген без яңа шәһәр төзелешенә старт бирәбез. Бу карарга килер алдыннан зур эш башкарылды, шәһәрнең мастер-планы эшләнде, инвесторлар белән сөйләшүләр алып барылды, хәерле юлга», - дип фатихасын бирде Татарстан Президенты. Проектның баш архитекторы Норлиза Хашим әлеге масштаблы проектның кечкенә остаханәдән башлануына игътибар юнәлтеп, проектта катнашу мөмкинлеге биргән өчен Татарстан ягына рәхмәт белдерде. Халед Әл Джассим исә сәламләү чыгышында мондый “акыллы шәһәр”нең дөнья илләрендә гамәлгә ашырыла торган сирәк проектларның берсе булуын ассызыклап, алда безне уңыш көтәчәк, дигән ышаныч белдерде.
Бүген “СМАРТ Сити Казан” Россия экологик төзелеш советы коммерцияле булмаган партнерлыгының тулы хокуклы әгъзасы да булды. Нигез ташы салу тантанасында проектны гамәлгә ашыруда төп оператор булган “ТР Үсеш корпорациясе” ААҖ генераль директоры Булат Гаяновка шуны раслаган сертификатны советның төбәк директоры Дмитрий Колосов тапшырды.
Соңрак Булат Гаянов киләчәк шәһәре биләячәк территория буйлап журналистларга экскурсия уздырды.
Лаеш районы территориясендә калкып чыгачак “Смарт Сити Казан” проекты концепциясе нигезенә Малайзия, Корея, Гарәп Әмирлекләре һ.б. илләрдә өйрәнелгән тәҗрибә салынган. Белгәнебезчә, Татарстан проектның мастер-планын эшләүне AJM Planning Design Group, Straits Consulting Engineers компанияләрен берләштергән Малайзия консорциумына ышанып тапшырганнар иде. “Татинвестгражданпроект” җәмгыяте аның техник партнеры булды.
“СМАРТ Сити”ны тагын да масштаблырак проектка әйләндерү Татарстанда мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге “Иннополис” махсус икътисади зонасы һәм шул исемдәге инновацияле иярчен-шәһәр төзелешенә дә бәйле. “Иннополис”МИЗының Лаеш районы территориясендәге өлеше нәкъ менә “СМАРТ Сити Казан” составына керәчәк. “СМАРТ Сити” – озак вакытка исәпләнгән проект. Ул инвестицияле, эшлекле, фәнни-тикшеренү, белем бирү һәм социаль активлык үзәге, бизнесны алып бару, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар булдырылган урын итеп уйланылган.
“Казан” халыкара аэропорты янәшәсендә 650 гектар мәйданга җәеләчәк “акыллы шәһәр”не һава аланы һәм Казан үзәге белән «Аэроэкспресс» бәйләячәк. Экспорт, иминият һәм финанс компанияләре, бизнес-хезмәтләр аутсорсингы, фәнни һәм тикшеренү үзәкләре, дәүләт оешмалары “СМАРТ Сити Казан”ның потенциаль резидентлары булачак.
Технополис буларак уйланган территорияне икътисади үсеш нокталарын тәшкил итәчәк дүрт зонага бүлү планлаштырыла. Эшлекле зона (халыкара иҗтимагый-эшлекле үзәк), фән, мәгариф һәм медицина зонасы (мәгариф һәм фән үзәге), югары технологияле производстволар (махсус икътисади зона) һәм шәһәр паркы зоналары. Булат Гаянов аңлатуынча, бу – якындагы 20 ел эчендә гамәлгә ашырылачак планнар. Аның белдерүенчә, проектның ни дәрәҗәдә тизрәк тормышка ашуы инвестицион активлыкка бәйле булачак. Булат Гаянов сүзләренә караганда, әлеге масштаблы проектка салыначак инвестицияләрнең гомуми күләме 10 млрд доллар белән бәяләнә. Ул республика, инвесторлар акчаларына һәм махсус икътисади зоналар программасы буенча бүленә торган федераль инвестицияләргә (МИЗ зонасы) нигезләнәчәк. Беренче этапта Халыкара конгресс-күргәзмәләр үзәге (транзит отельләр һәм офис үзәкләре белән бергә) белән махсус икътисади зона сафка басачак. Янәшәдә генә урнашкан “Q-парк Казан” логистика паркы махсус икътисади зонага интеграцияләнәчәк.
Булат Гаянов сүзләренә караганда, махсус икътисади зонаны үстерү “Иннополис” МИЗы белән берлектә алып барылачак. Биредә 102 гектар мәйданда 35 инвестиция мәйданы төзеләчәк. “Монда югары технологияле производстволарны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, югары технологияле производстволар, беренче чиратта, аэропортлар янәшәсендә үстерелә. Югары технологияле продукцияне ташу өчен тимер юллар, башка юллар кирәкми, аларны чемоданга сыйдырып та ташырга була”, - ди ул.
Үзәк юлдан эчтәрәк урнашачак эшлекле үзәкне Казан-Оренбург трассасы белән тоташтыру өчен күптән түгел асфальт юл да төзелгән. Киләчәк шәһәре территориясендә коммуникация инфраструктурасы төзелешенә ныклап торып киләсе елдан керешергә уйлыйлар. Инде быел бер инвестор эшне башларга әзерлек белдергән. Ул дөнья күләмендә танылу алган TGT Oi & Gas services компаниясе.
Акыллы идеяләр һәм акыллы башлар тупланган мондый шәһәрләр тирә-юньдәге шәһәрләр үсешенә саллы өлеш кертерлек итеп планлаштырыла. “СМАРТ Сити” дә территорияне комплекслы үстерү проекты санала. Ул, “Иннополис” белән бергә, “Зур Казан” концепциясен тормышка ашырырга, безнең икътисадның үсешенә этәргеч бирергә тиеш.