Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмалары кабинетларын «Ватан иминлеге һәм аны яклау нигезләре», «Хезмәт (Технология)» укыту предметлары буенча җиһазландыру чаралары гамәлгә ашырыла.
Республика мәктәпләрен «Ватан иминлеге һәм аны яклау нигезләре», «Хезмәт (Технология)» кабинетларын укыту һәм тәрбияләү чаралары белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына 2025 елда 153 346,7 мең сум бүлеп бирелде, шул исәптән:
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары кабинетларына – 139 609,7 мең сум;
«Ватан иминлеге һәм аны яклау нигезләре», «Хезмәт (Технология)» укыту предметлары буенча ресурс-методика үзәгенә – 13 737,0 мең сум.
Акчалар заманча укыту шартларына туры килә торган укыту һәм тәрбия чараларын сатып алуга юнәлдереләчәк.