Россиядә нефть тармагында өстәмә табыш алган очен салым кертелүе хәзерге вакытта максатчан тугел, әлеге сорау киләчәктә каралырга тиеш, дип саный финанс министрының урынбасары Сергей Шаталов.
С.Шаталов искә төшерүе буенча, нефть тармагында өстәмә табыш алган очен салым турында соңгы 10-15 ел әңгәмә бара. Аның сүзләре буенча, нефть оешмалары да финанс министрлыгының фикерен хуплый, ә кайберәүләре берничә нефть алу җирлекләрендә әлеге салымны кертеп карарга да риза икән. “Ләкин моның очен бик куп вакыт кирәк булачак”, -дип билгеләп утте финанс министрының урынбасары Сергей Шаталов.