Агымдагы елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 40,3 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 57,3%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
дотацияләр – 235,7 млн сум (100%),
субсидияләр – 31,4 млрд сум (54,4%),
субвенцияләр – 5,3 млрд сум (73,2%),
башка бюджетара трансфертлар – 3,1 млрд сум (63,8%),
федераль фондлардан кергән чаралар – 208,6 млн сум (88,5 %).
Кергән федераль чаралар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2025 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган чараларның гомуми суммасы 70,4 млрд сум тәшкил итә.