«Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында» 1996 елның 21 декабрендәге 159-ФЗ санлы Федераль закон һәм «Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, алар арасыннан булган затларның торак урынына хокукын гамәлгә ашыру турында» 2013 елның 12 гыйнварыннан 8-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларның торак урынга хокукларын гамәлгә ашыруга бәйле мөнәсәбәтләр җайга салына.
«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында «Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы» идарә тармагы буенча 2025 елга махсуслаштырылган торак урыннарына наем шартнамәләре буенча ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, алар арасыннан булган затларга торак урыннары бирүгә бюджет ассигнованиеләре күләме 1 810 664,8 мең сум тәшкил итә, шул исәптән:
1) федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидия бирү турындагы Килешү кысаларында финанслашу чыгымнары – 180 003,8 мең сум, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 104 402,2 мең сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 75 601, 6 мең сум.
Финанслашуның иң чик дәрәҗәсе федераль бюджеттан – 58%, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 42% тәшкил итә.
2) Татарстан Республикасы бюджетының финанслашмый торган чыгымнары – 1 630 661,0 мең сум.