Дәүләт Советының унбишенче утырышы 29 октябрьдә сәгать унда була. Мондый карар бүген Дәүләт Советы Президиумының Түбән Камада узган күчмә утырышында кабул ителде. Утырышта 10 мәсьәлә, шул исәптән беренче укылышта 5 закон проектын һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны карау планлаштырыла.
Алдагы утырышның көн тәртибен тәкъдим итеп, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырышның төп мәсьәләсе 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты булачак. Татарстан Бюджет кодексы нигезендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан агымдагы елның 4 октябрендә парламентка 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары кертелде.
Документлар үз юнәлешләре буенча барлык парламент комитетларында, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында җентекләп тикшерелде. «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты проекты буенча җыелма бәяләмә әзерләнде. 15 октябрьдә алдагы елга бюджет проекты буенча парламент тыңлаулары булды. Тыңлаулар барышында яңгыраган тәкъдимнәр Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан гомумиләштерелде, парламент тыңлаулары тәкъдимнәрендә исәпкә алынды һәм республика Хөкүмәтенә юлланды», – диде Лилия Маврина.
Республика бюджеты белән бер үк вакытта парламент утырышында беренче укылышта 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты да каралачак.
Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.