Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Республиканың өчъеллык бюджетының икенче укылышына карата 368 төзәтмә кергән
2008 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында катнашучылар “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР закон проектын икенче укылышка әзерләде. Утырышта ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сахиева, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы урынбасары Александр Гусев катнашты. Бюджет проектын турында сөйләшү ара-тирә зур бәхәсләргә дә әйләнеп киткәләде.
Комитет рәисе Илсур Сафиуллин хәбәр иткәнчә, алдагы елларның бюджет проектына карата 368 төзәтмә кергән. Иң күп төзәтмәләр – КПРФ партиясенең фракциясе әгъзаларыныкы, шулай ук “Бердәм Россия” партиясе, ТР Министрлар Кабинеты, парламент комитетлары да үз тәкъдимнәрен керткән.
ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, ТР Министрлар Кабинетыннан кертелгән 51 тәкъдим биш төркемгә бүленә. Әлеге тәкъдимнәр транспорт оешмаларын финанслауга, җирле үзидарә органнарына бирелгән вәкаләтләрне тормышка ашыруга, метрополитен төзүгә, ташламалы шартларда торак алуга хокуклы кешеләргә ярдәм итүгә, капиталь ремонт программасын тормышка ашыруга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының чыгымнарын арттыруга кагылышлы. Бүген депутатлар әлеге төзәтмәләрне хуплап тавыш бирде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: парламентның башка комитетларыннан бюджет проектына карата социаль характердагы төзәтмәләр дә күп кергән. Мәсәлән, Социаль комитет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов бюджетка керәчәк өстәмә керемнәр хисабына Казандагы сугыш ветераннары госпитален һәм Яр Чаллыдагы госпитальне тәзекләндерү, өлкән инвалидлар һәм яшүсмерләр өчен республикакүләм социаль тернәкләндерү үзәге төзү өчен өстәмә финанслар карауны сораган иде. Депутатлар әлеге мәсьәләне протоколга кертеп, алга таба хәл итү юлларын карарга булды.
Бүген комитет депутатлары хуплап тавыш биргән төзәтмәләр арасында “Бердәм Россия” партиясе фракциясеннән – автомобиль юллары төзү һәм тәзекләндерү, капиталь салулар, генераль планнар эшләү турындагысы да бар иде. Депутат Марат Галиев билгеләп үткәнчә, әгәр бу максатларга акча бирелсә, федераль бюджеттан да акча киләчәк.
Депутатлар фикер алышу вакытында ТРның 2009 елга бюджеты дефицитын финанслау чыганаклары, авыл хуҗалыгына өстәмә акчалар бүлеп бирү (моның өчен 100 млн.сум акча сорала) турындагы төзәтмәләрне хуплады.
Республиканың 2009 ел бюджетының чыгым өлешен арттыруга юнәлтелгән төзәтмәләрне караганда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил тарафыннан кертелгән тәкъдимнәр кызу бәхәсләр уятты. Эш шунда: вәкилгә фенилкетонурия дигән авыру белән чирләүче балаларның ата-аналары тиешле дарулар белән тәэмин итүдә проблемалар барлыгы турында хатлар юллаган. Әлеге авыруны дәвалау өчен өстәмә рәвештә 24,5 млн. сум акча сорала. Депутатлар бу проблеманы хәл итү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан билгеле бер күләмдә эш башкарылуы турында ишеткәч, әлеге юнәлештәге чараларны камилләштерүне сорады.
Депутат Флера Зыятдинова исә 2010 елда финанслау тәмамланачак “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасын 2011 елда дәвам итү мәсәләсен күтәреп чыкты. Радик Гайзатуллин, бу сорауга җавап биреп, әлегә бу программа буенча федераль үзәктән киләчәк акчаларның күләме билгеле булмавы, 2010-2011 елларда аның яңадан каралачагын билгеләп үтте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Финанс министрлыгы инвестиция проектларын карау эшен дәвам итә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2026 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.
2
апрель, 2026 ел
2026 елда медицина реабилитациясе буенча ярдәм күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль проекты кысаларында 2026 елда медицина реабилитациясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
1
апрель, 2026 ел
ТР бюджетында педагогик хезмәткәрләргә торак арендалау белән бәйле чыгымнарны каплауга 63,0 млн. сум каралган
Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә торак урын наемы бәясен түләүгә бәйле чыгымнарны каплау рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында кече һәм урта эшмәкәрлекнең салым сәясәтен анализлау өчен эшче төркем төзеделәр
Кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча эшче төркем "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында төзелгән, ул кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын мониторинглау, шулай ук кече һәм урта бизнеска салым салу инструментларын анализлау белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта комиссия утырышында аның Рәисе, Рязань өлкәсе губернаторы Павел Малков хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз