Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстанда икътисадый вәзгыять турында фикер алыштылар
2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Бүген “Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең төп тенденцияләре турында”гы киңәшмәдә катнашучылар Татарстан икътисадының агымдагы торышы һәм аны үстерү өчен кирәкле адымнар һәм чаралар хакында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, шулай ук фикер алышуларда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья һәм шуның белән бергә республика икътисадының да үсеш темплары акрынаюны билгеләп үтте. "Билгеле бер акрынаю күзәтелә һәм без, агымдагы вәзгыятьтән чыгып, нинди чаралар күрергә кирәклекне аңларга тиеш", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, ваклап сатуда җитди акрынаю сизелә, АСКда уңайсыз хәл, тулаем алганда җыелма региональ продукт үсеше кимеде. "Һәм без үсешебез ничек дәвам итәчәкне аңларга тиеш", - диде Татарстан Президенты.
Татарстан икътисадының агымдагы торышы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елның 10 ае эчендә ҖРП үсеше 2,3% тәшкил итте, ул үсеш үткән елның шул ук чорында 5,7% булган. Ел йомгаклары буенча РП үсеше фаразы – 2%.
Министр сүзләренчә, республиканың Россия төбәкләре арасында урыны начарлана бара, бигрәк тә сәнәгать өлкәсендә. Хәзерге вакытта Татарстан сәнәгать җитештерүе индексы буенча 42нче урында, бер ел алданрак 27нче урынга каршы. 2013 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 101,5 % булыр дип фаразлана. Сәнәгать предприятиеләре табышы 2013 елның 9 ай нәтиҗәләре буенча, былтырның шул ук чоры белән чагыштырганда, 157,6 млрд сумнан 135,8 млрд сумга кадәр кимегән, зыян 7,5 млрд сумнан 8,8 млрд сумга кадәр арткан.
Элекегечә Татарстан предприятиеләре хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткечләре буенча дөнья лидерларыннан артта кала. Шул ук вакытта, Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, предприятиеләр ВТО кагыйдәләре буенча каралган саклык чараларын кулланмыйлар диярлек.
Авыл хуҗалыгында продукцияне җитештерү 10 айда 4%тан артык кимегән, ел нәтиҗәләре буенча 5%ка трәсе кимиячәк дип фаразлана. АХК табышы 9 айда 2,4 млрд сум тәшкил итә, былтыргы 3,1 млрд сумга каршы. Зарар 1 млрд сумнан 1,8 млрд сумга кадәр арткан. Татарстанда күрше төбәкләр белән чагыштырганда авыл хуҗалыгының эффективлыгы кимрәк.
Республикада товар әйләнеше үсеше 2013 елның 10 аенда 3,4 % тәшкил итте, былтыргы 18,5 %ка каршы. Бер үк вакытта кулланучылар кредитлары күләме арта, дип билгеләп үтте М.Шаһиәхмәтов, үсеш факторыннан кредитлар артуы кулланучылар базарын туктатып торучы факторга әйләнә ала.
Төзелеш индексын фаразлау ел нәтиҗәләре буенча 100,1 % тәшкил итә. Рентабельлек 2013 елның 9 аенда 3,6 %тан 2,8%ка кадәр кимегән - бу тармаклар арасында иң түбән рентабельлек күрсәткече, дип хәбәр итте ТР икътисад министры.
2013 ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме үсеше 7% тирәсендә фаразлана, әмма Мидхәт Шаһиәхмәтов инвестицияләрдә заемнар һәм бюджет чыганаклары артканына игътибар итте. Шуңа күрә инвесторларны активрак җәлеп итәргә кирәк.
Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында сөйләгәндә, Татарстан икътисад министры, Татарстанның КУЭкә ярдәм күләме буенча Россиядә икенче урында булса да, әлеге тармак буенча республика 12нче урында гына икәнен ассызыклады. Ел башыннан КУЭ субъектлары саны Татарстанда 10%ка кимегән.
ТРда эш хакы үсеше темплары да кимегән. 9 айда уртача эш хакы 24,9 мең сум тәшкил иткән, бу былыргы белән чагыштырганда 13,4%ка артыграк. Ел нәтиҗәләре буенча уртача эш хакы 26220 сум булыр дип фаразлана. Эш хакы буенча бурыч ел башы белән чагыштырганда дүрт мәртәбә арткан - 156,7 млн сумга хәтле. Эшсезләр саны 17700 кеше булган.
Аерым тармаклар үсеше турында нотыклар белән профильле министрлар чыгыш ясады. М.Әхмәтов сүзләренчә, Татарстанда АСК эффективлыгы үсешен арттыру буенча чаралар үткәрелә.
Вице-премьер - Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновка Рөстәм Миңнеханов IT-тармакка – Чаллы IT-паркына, аерым алганда, төзелә торган Иннополиска аеруча игътибар бирергә кушты. Татарстан Президенты әйтүенчә, нәкъ менә IT-тармак үз үсешендә ыргылыш кичерергә тиеш. "ҖРПта IT-тармак өлеше кимендә 5 процент булырга тиеш, әмма һәр процент өчен көрәшергә кирәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Төзелеш тармагында, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, эшләр күләмнәрен "Алабуга" МИЗның, Иннополисның, шулай ук Кама сәнәгать кластерының үсеп баручы мәйданчыклары тәэмин итәчәк.
"Төп үсеш нефть химиясендә, машина төзелешендә һәм безнең яңа мәйданчыкларда - Иннополиста,"Алабуга" МИЗда, Кама сәнәгать кластерында булачак, - дип белдерде Татарстан Президенты киңәшмәне йомгаклап. – Безнең нәтиҗәле юнәлешләр бар, һәм аларны үстерергә кирәк".
Ул шулай ук республика икътисады өчен белгечләр әзерләүгә һәм аларны икътисадка җәлеп итәргә аерым игътибар бирергә өндәде. Ә икътисадтагы вәзгыять буенча җентекләп фикер алышу өчен Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Икътисадый советы утырышын даими рәвештә уздырырга кушты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 елда «УРАМ» хәрәкәте чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 29 487,0 мең сум юнәлдерелә
Татарстан Республикасы яшьләрнең заманча башлангычларына ярдәм итүен дәвам итә. 2026 елда урам культураларын һәм шәһәр бергәлекләрен берләштерүче «УРАМ» хәрәкәтен үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 29 487,0 мең сум юнәлдереләчәк.
25
май, 2026 ел
2026 елда модель китапханәләр төзү проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән гамәлгә куела торган «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда модель китапханәләрне булдыру буенча чараларны дәвам итү планлаштырыла.
22
май, 2026 ел
Республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына 39,3 млрд. сум бюджетара трансфертлар бирелде
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.
21
май, 2026 ел
2026 елда вакытлыча файдалануга йомшак инвентарь һәм махсус кием, шулай ук кече медицина һәм башка персоналга формалы кием бирү хезмәтләрен сатып алуга өстәмә чаралар бүлеп бирелә
2026 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениеләренә вакытлыча файдалануга түбәндәге максатларга хезмәтләр алуга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә субсидияләр бирү өчен өстәмә чаралар бүлеп бирелде:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз