Илкүләм проектлар: төбәк һәм муниципаль музейларны җиһазландыру

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында төбәк һәм муниципаль музейларны җиһазландыруга 26 072,9 мең сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән 19 033,1 мең сум федераль бюджеттан юнәлтеләчәк.

Әлеге акчалар «Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы, Тукай муниципаль районының «Гиндукуш сугышчан дан музее» муниципаль бюджет учреждениесы, Чаллы шәһәренең «Туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениесы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениесы матди-техник базасын үстерүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International